Чирмешәндә җәяүлеләргә дә штраф салалар
Хәзер караңгы тиз төшкәнлектән, автоинспекторлар машина йөртүче якташларыбызны юлларда тагын да игътибарлырак йөрергә өнди.
Бигрәк тә җәяүлеләр "зебра"сы тирәсендә тизлекне акрынайту зарур. Район үзәгендә андый кичүләр күбәйде быел. Монда юлга җәяүле хуҗа, аны уздырмыйсың икән, инспекторларның 1500 сум штраф салуын көт тә тор. Ә инде, киресенчә, тротуарлар булып та, машина...