Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Бәйгедә җиңгән чирмешәнлеләр бүләк алдылар

"Татмедиа" басмаларына язылу буенча "Подписка өчен Айпад!" республика конкурсында катнашып, якташларыбыз Фәнис Шәфыйков һәм Миләүшә Котбиева кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар. Алар агымдагы елның икенче яртысына "Татмедиа" газета-журналларына берничә заказ карточкасы оформить иткәннәр һәм шул хакта хәбәр җибәргәннәр. Республика буенча 50 җиңүче арасында ике якташыбыз да булу сөенечле. Шушы көннәрдә Кара...

"Татмедиа" басмаларына язылу буенча "Подписка өчен Айпад!" республика конкурсында катнашып, якташларыбыз Фәнис Шәфыйков һәм Миләүшә Котбиева кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.

Алар агымдагы елның икенче яртысына "Татмедиа" газета-журналларына берничә заказ карточкасы оформить иткәннәр һәм шул хакта хәбәр җибәргәннәр. Республика буенча 50 җиңүче арасында ике якташыбыз да булу сөенечле.
Шушы көннәрдә Кара Чишмә мәктәбе укытучысы Фәнис Шәфыйковны һәм Чирмешән лицее укытучысы Миләүшә Котбиеваны редакциягә чакырып, "Татмедиа" җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдык. Аларга район газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров та котлауларын ирештерде.
-Без ел саен 6-7 басмага заказ бирәбез, газета-журналсыз тора алмыйбыз,- ди Фәнис Мөхәммәтвафа улы.- Аларны укып, яңалыклар турында беләбез, эштә дә кулланабыз. Район газетасы миңа аеруча якын. Ул бик эчтәлекле. Редакция үткәргән бәйгеләрдә дә еш катнашам, башка газеталарда да язмаларым еш басыла.
Шәфыйковлар алдагы елда да вакытлы матбугатка язылмый калмаячаклар.
Миләүшә Котбиева шулай ук газета-журналларны үз тормышында бик кирәкле дип саный. Бүген алар гаиләсе "Безнең Чирмешән", "Казан утлары", "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Татарстан яшьләре", "Татарстан" газета-журналларын алдыра.
-"Безнең Чирмешән"не почта тартмасыннан алгач, капка төбендә үк укый башлыйм",- ди Миләүшә Вәгыйз кызы. - Ул иң якын, иң яраткан газетам.
-"Татмедиа" үткәргән бәйгедә катнашып бүләк алу - көтелмәгән шатлык, рәхмәт, - ди Фәнис Шәфыйков.
"Подписка өчен Айпад!" бәйгесе киләсе елда да дәвам итәчәк.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа подписка газетажурнал айпад