Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды

Районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе старт алды. Аның кысаларында аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү күздә тотыла. Быел районда беренче классларга 229 бала киләчәк, шуларның 49сы безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларның һәрберсенә мәктәпкә җыенырга ярдәм кирәк. -Балалары турында кайгырту - ата - аналарның турыдан...

Районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе старт алды. Аның кысаларында аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү күздә тотыла.

Быел районда беренче классларга 229 бала киләчәк, шуларның 49сы безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларның һәрберсенә мәктәпкә җыенырга ярдәм кирәк.
-Балалары турында кайгырту - ата - аналарның турыдан - туры вазифасы, - ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова. - Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Кайбер гаиләләрнең авыр тормыш хәлендә калуында балаларның бер гаебе дә юк. Без беренче классларга гына түгел, икенче - унберенче классларда белем алучы, безнең ярдәмгә мохтаҗ балаларга булышачакбыз.
Акцияне оештыручылар район оешмаларын, учреждениеләрне, авыл хүҗалыгы җәмгыятьләрен, нефтьчеләрне, эшмәкәрләрне бу чарада актив катнашырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Акцияләр Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!