Рамазан аенда Чирмешән мәчетендә дә ифтар ашлары еш уза. 4 июльдә, шимбә көнне, әбиләрне һәм бабайларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин исеменнән сыйладылар.
-Динебезне куәтләү өчен бу бик матур, мактаулы гамәл, - ди мәчет имамы Хабир хәзрәт Ханов. - Район җитәкчелеге ярдәме белән мондый мәҗлесне инде дүртенче тапкыр уздырабыз, аларга Аллаһының...