Ивашкино фермеры Серендеев эшне озакка сузмый
Ивашкино авылы читендә үсүче "Солдат каены" (аның яныннан әле дә авылдашларын армиягә озаталар) янәшәсендәге кырда быел чәчкән арпа ямь-яшел үсентеләр җибәргән. Монда май башында җиргә салынган орлыклар мул яңгырларга да эләкте.
-Быел җирләр бик йомшак, хәтта техника да сизә, авыррак бара. Шулай да көненә, ким дигәндә, мин 40 гектарлап мәйдан...