Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 13 апрель 2015 яңалыклары

    • 13 апрель 2015 - 12:43
      Иске Элмәледә Иван Конев истәлегенә баскетбол ярышлары уздырылды
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Советлар Союзы Герое Иван Конев призына үткәрелгән районара баскетбол турнирында Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнарыннан йөзгә якын яшь спортчы катнашты. Турнир Иске Элмәле мәктәбе базасында үткәрелде, аның иганәчесе Владимир Муськин булды. Кызлар арасында беренче урында - Иске Элмәле, икенчедә - Яңа Элмәле һәм Иске...
      485
      0
      0
    • 13 апрель 2015 - 10:34
      Керкәлеләр бакчага чыкса, суган чәчәр вакыт җиткән дигән сүз
      Көннәр бераз җылыту белән, Керкәле һәм Югары Кәминкә авыллары халкы дәррәү суган орлыгын җилдә өрдерергә кереште, аларга карап, башка авылларда да орлык хәстәрлиләр. -Кыш буе коры, җылы урында - сәндерәдә капчыкларда сакланган суган орлыгын без дә чистартып куйдык, - ди Югары Кәминкәдә яшәүче Рабига Фатыхова.- Бакчалар өлгергән дип була, чәчә...
      592
      0
      0
    • 13 апрель 2015 - 06:30
      Иске Үтәмеш каракларының кер юу машинасына күзе төшкән
      Авылдашлары өеннән кер юу машинасы һәм электр санагычы урлаган өчен Иске Үтәмеш кешеләре Х. һәм Ф. җаваплылыкка тартылалар. 01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белештек. 02 6 апрельдән 13 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 23 гариза һәм хәбәр...
      517
      0
      0
    • 13 апрель 2015 - 05:49
      Утыз Имән хат ташучысы көненә 10 километр юл үтә
      Әлеге авылның элемтә бүлекчәсе агымдагы елның икенче яртыеллыгына газета - журналларга яздыру планын 50 процентка үтәгән дә. -Район газетасына ташламалы бәядән язылучылар күп булды, - ди бүлекчә мөдире, шул ук вакытта хат ташучы эшен дә башкаручы Мөнирә Шакирова. - "Безнең Чирмешән"гә 100дән артык заказ карточкасы тутырылган. Авылдашларыбыз "Ватаным Татарстан", "Ирек...
      627
      0
      0
    Реклама