Лашман җирләрен ивесторлар алды
Быелдан Чирмешән җирләрендә яңа инвестор - Әлки районының "Хузангай" авыл хүҗалыгы кооперативы эшли башлаячак.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов әйтүенчә, алар Югары Кармалка, Чирмешән, Иске Котыш, Лашман, Яңа Кади, Шешминка, Туймәт авыл җирлегендәге пайчылар белән килешүләр төзегәннәр. Бүгенгесе көнне инвесторлар 10 мең 250 гектар җирләрне рәсмиләштергәннәр...