Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 10 февраль 2015 яңалыклары

    • 10 февраль 2015 - 11:51
      Югары Чегодай кызы Илүзәнең электрон Коръәне бар
      Балалар арасында "Исламны иң яхшы белүче" бәйгесенең райондагы җиңүчеләре - барысы да кызлар. Иң-иңнәргә дип әзерләнгән бүләкнең берсен - кармакны да алар алган. -Мондый ярышлар республика күләмендә һәр районда диярлек узды. Балалар алтмышар сораулы биремнәрне, биш вариантка бүленеп, язма рәвештә эшләделәр. Аның җиңүчеләре җәен Болгар шәһәрендә узачак дини олимпиадада катнашачак,-...
      1091
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 11:03
      Колхозда эшләгәндә санаторийда ял итә идек
      Безнең чор кешеләренең хезмәт юлы иртә башланды. Үзем дә 7 классны тәмамлагач биш ел дуңгызлар карадым. Ул вакытта да алдынгы терлекчеләрне, колхозчыларны район газетасында мактап язалар иде. Дуңгыз фермасында эшләгәндә "Ленин юлында" газетасында фоторәсемем дә басылып чыкты. Эштән арып кайтсак та, яшь чак бит, кичке уенга клубка җыела идек. Ул...
      614
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 10:00
      Чирмешән районында яшәүче хатын-кыз мошенникларга акча күчергән
      Халык арасында аңлату - кисәтү эшләре алып барылуына карамастан, райондашларыбыз арасында да алдакчылар тозагына эләгүчеләр булып тора. Күптән түгел генә Кирпеч заводы поселогында яшәүче хатын - кыздан: "Малаегызның бурычы бар", - дип, түләү терминалы аша абонент номерына 4 мең сум акча күчерттерәләр. 7 февраль көнне көндез әни кешенең өй телефоны...
      660
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 06:44
      Чирмешәнгә боксчылар килә
      20-22 февральдә районның физкультура-савыктыру комплексы спорт залында Советлар Союзы Герое Петр Курасанов призына бокс буенча районара ярышлар узачак. Чирмешәнгә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Кама Аланы шәһәрләреннән һәм күршеләребез - Яңа Чишмәдән яшь спортчылар килүе көтелә. Бокс ярышларында безнең район данын балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең Ивашкинода һәм Күтәмәдә шөгыльләнүче укучылар...
      518
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 05:42
      Чирмешәннән Александр Чирковны Әфгандагы служагы эзләп тапкан
      Советлар Союзыннан Кабул шәһәренә сузылган ягулык торбасын саклаганда, Александр, мина шартлап, контузия ала. Аңын югалт­кан якташыбызны иптәшләре торбалар астыннан тартып чыгаралар. Ә менә бер айдан "дембель"гә китәргә тиешле хезмәттәше - Фрунзе шәһәре егете, шартлаудан шунда ук һәлак була. Александр Чирков армиядә 1984-86 елларда хезмәт итә. Мәктәптән соң колхозда эшләгән авыл...
      636
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 05:11
      “Безнең Чирмешән“ газетасына - иске бәяләрдән
      "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасын 2015 елның икенче яртысында алдыру өчен беренче яртыеллык бәяләре белән алдан язылып була. Элемтә бүлекчәләрендә сезне көтәләр! . Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
      523
      0
      0
    Реклама