Советлар Союзыннан Кабул шәһәренә сузылган ягулык торбасын саклаганда, Александр, мина шартлап, контузия ала. Аңын югалткан якташыбызны иптәшләре торбалар астыннан тартып чыгаралар. Ә менә бер айдан "дембель"гә китәргә тиешле хезмәттәше - Фрунзе шәһәре егете, шартлаудан шунда ук һәлак була.
Александр Чирков армиядә 1984-86 елларда хезмәт итә. Мәктәптән соң колхозда эшләгән авыл...
Советлар Союзыннан Кабул шәһәренә сузылган ягулык торбасын саклаганда, Александр, мина шартлап, контузия ала. Аңын югалткан якташыбызны иптәшләре торбалар астыннан тартып чыгаралар. Ә менә бер айдан "дембель"гә китәргә тиешле хезмәттәше - Фрунзе шәһәре егете, шартлаудан шунда ук һәлак була.
Александр Чирков армиядә 1984-86 елларда хезмәт итә. Мәктәптән соң колхозда эшләгән авыл малаен әүвәл Төрекмәнстанга алалар. Бер-ике ай карантинда тотып, винтовкадан бары бер тапкыр аттырып караганнан соң, алар Әфганстанга озатыла.
Әлләни зур хәрби чыныгу да алмаган яшь солдатларны тау сырты аша уза торган Саланг үткелендә ягулык торбалары сакларга куялар. Җир өстеннән сузылган бу үткәргечләрдән Кабулга керосин, солярка ага. Торбаларның стеналары бик нечкә: җирле халык тарафыннан аны гади генә лом белән тишеп, ягулык урлау очраклары була.
-Без шушы торбаларны, андагы насосларны сакларга, тишелсә, агымны туктатып та тормыйча, бик тиз алмаштырырга тиешбез. Моңа бер минут вакыт бирелә. Алмаштыру озак түгел: алар звено-звено итеп замоклар белән тоташтырылган иде. Шуны гына сүтәсе, - дип үткәннәрне искә ала Александр Николаевич. - Беренче елны Салангта яшәдек, тау өстендә. Аста эссе, ә безнең янда салкынлык - минус 20ләр була иде. Өстебезгә кышкы киемнәр бирделәр. Бер-берсеннән берәр километрлап ераклыктагы постларда, мунча хәтле генә ызбаларда, бер еллап дүртәү тордык. Тирә-якта бер кеше юк, беренче мәлне шикләндерә иде, аннан күнегелде үзе. Солдатларга дүрт магазин белән автомат, РГД-1 гранаталары бирелә. Бәхеткә, аларны кулланырга туры килмәде. Белмим, тау өстендә үзебез генә булсак та, безгә "дошманнар", нишләптер, тимәде.
Таудагы сакчы солдатлар ашарга үзләре әзерли. Киптерелгән яки маринадланган бәрәңгедән ризыклар пешерәләр. Шушы һәм һәр көнне өстәлдәге томатлы килькидан, боткалардан торган бер төрле ризыктан туйган малайлар әниләре өйдә пешергән коймакны тансыклап, аны бер көнне үзләре пешереп карарга булалар. Тау юлларыннан бик акрын барган бер йөк машинасыннан бер капчык он "алып калалар".
-Әниләр кебегрәк, суга тозын, шикәрен салып, онны бутый башладык. Тик апарабыз артык куерып, катып китте. Он дигәнебез алебастр булып чыкты. Шулай итеп, тәки коймак ашап булмады,- дип бүген инде көлеп сөйли Александр.
Бер елдан соң аларны таудан Полу-Хумри дигән торак пунктка төшерәләр. Анда инде, киресенчә, эссе була. Солдатларга бил тигелтен ялангач йөрергә дә рөхсәт ителә. Ә хәрби бурыч шул ук - торбаларны һәм запаска дигән зур резервуарлардагы ягулыкны саклау. Мондагы ротага бер танк, бер БТР һәм автомашина бирелә. Ә бер көнне "шуравилар" (җирле халык совет солдатларын шулай атый) минага эләгә.
- Безгә торбада басым төште, дип хәбәр иттеләр. Тишкәннәр. БТРга бишәү утырып "порыв"ны эзләп киттек. Таптык ул урынны. Саграк булырга тиеш булсак та, анда-монда карамыйча, разведка ясамыйча, авария урынына җыйнаулашып килдек. Шунда мина шартлаган. Мин контузия алганмын. Ике атна госпитальдә яттым. Ә менә Фрунзедан килгән егет шунда ук үлгән. Ул игезәк сыңары иде. Безнең янга ниндидер тәртипсезлеге өчен җибәрелгән, бер айдан кайтып китәргә тиеш иде.
Бераз соңрак Александр Чирковны "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләклиләр. Ике ел буена Чирмешән егете өйдәгеләрне сагынып яши. Отпускага кайтасы килә, әмма җибәрмиләр, якыннары белән хатлар аша гына аралашырга туры килә.
-Әфган халкы ярлы яши иде. Беренчерәк елларны солдатлардан калган буш консерва савытларын да җыялар иде дип сөйләделәр. Ә менә кибетләрендә ул вакытта бездә булмаган ике кассеталы магнитофоннар, "Полароид" фотоаппаратлары бар иде инде. Безнең рус аракысы өч литрлы банкада да сатылды. Ә Союзда ул вакытта "коры закон".
Бүген Александр Чирков сак хезмәтендә эшли. Гаиләсе белән сыер, терлекләр асрыйлар. Шәхси тракторы бар. Ветеран "әфганчы"лар белән аралашып яши. Анда хезмәт иткән күршеләре Сергей Баляев, Рашат Гарифуллин белән искә алырдай уртак сүзләре бар. Бер бригадада хезмәт иткән Бәркәтә егете Фазыйл Сөләйманов белән дә араны өзмиләр. Күптән түгел Александрны 1986 елдан бирле күрешмәгән служагы, Әгерҗедән Фома Иванов эзләп тапкан. Анысы - бер еллап тау арасындагы бер ызбада яшәгән хезмәттәше. Сыналган, ышанычлы дусты белән телефоннан сөйләшкәннәр.
Автор фотолары.
Нет комментариев