Чирмешәнлеләр дә дәгъва белдерә
Чирмешәндә күп квартиралы йортлар түбәсеннән кар чистартылмый. Тротуарлардан йөреп булмый, кар күп.
Январь башында безнең районнан "Халык контроле" бүлегендә менә шундый дәгъвалар теркәлгән. Алар, нигездә, хәл ителгән инде.
-Район үзәгендә күп квартиралы йортларның түбәләреннән кар чистартуны, махсус техникабыз булмаса да, мөмкинлекләребездән чыгып, вакытында оештырырга тырышабыз,- ди "Чирмешән" торак-милекчеләре ширкәте идарәсе...