Чирмешән суганчылары товарларына яхшы бәя көтә
Быел җәй башы коры килсә дә, суган уңышы чагыштырмача яхшы. Халык инде аны җыеп, хуҗалыктан артып калганын сатып җибәрергә дип әзерләп куйган. Хәзер бер сорау борчый: суганны ничек файдалырак, кыйбатрак бәягә урнаштырырга?
Кайберәүләр уңышны шәһәрләргә алып барып, үзләре сату җаен эзли, шулай файдалырак диләр. Кармыш, Яшәүче суганчыларының күбесе продукциясен, елдагыча,...