Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 17 октябрь 2013 яңалыклары

    • 17 октябрь 2013 - 11:58
      Асфальт җәяләр
      Бу көннәрдә юлчылар Нагорный урамының бер өлешенә асфальт җәяләр. Элегрәк монда вак таш түшәгәннәр иде. XXII партсъезд урамының 46нчы йорт тирәсен дә төзекләндерүгә керешкәннәр. Биредә 700 мең сумлык эш башкару күздә тотыла. - Титов урамында, чиркәү каршындагы "боҗра" тирәсендә дә транспорт хәрәкәте үзгәргәч, бу тирәдә юлны бер метрга киңәйттек, хәзер...
    • 17 октябрь 2013 - 11:39
      Туберкулез пычракны ярата
      Май, июнь айлары белән чагыштырганда, соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, районыбыз хуҗалыклары терлекләрендә туберкулез чире шактый чигенгән. Әмма ферма йортларын, биналарны тиешенчә чистартмаган хуҗаларда җәйләүләрдән кабат пычракка кайткан малларны авырудан саклап калу мөмкин түгел. Ветеринария белгечләре шулай ди. Җәй башындагы айлык тикшерүләр вакытында мал табиблары 150шәр баш туберкулезлы терлек ачыкланган. Ә менә...
    • 17 октябрь 2013 - 11:35
      Чирмешән яңалыклары
      Район почта элемтәсе участогы, Өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, ветераннарга күчтәнәчләр тутырган пакетлар тапшырган. Бүләкләр элемтә бүлекчәсе җитәкчесе һәм хат ташучы булып эшләп лаеклы ялга киткән 56 кешене нык сөендергән. Чирмешәндә, Титов урамы буйлап хәрәкәт итү тәртибе үзгәрде. Хәзер чиркәү каршындагы боҗрада түгәрәк ясап узасы түгел, урам буйлап туп-туры төшәсең...
    • 17 октябрь 2013 - 11:33
      Өстәлгә – шашлык, юлга – пакет
      "Чирмешәнагрохимсервис" һәм "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләрендә эшләүчеләрне авыл хезмәтчәннәре бәйрәмендә сыйлаганнар. Җитмешләп кешегә сыйлы табын көйләп, шашлыкка кадәр пешергәннәр, соңыннан һәркемгә күчтәнәч пакет та биреп җибәргәннәр. Лашман һәм Әмир халкын - ветераннарны исә Өлкәннәр көне уңаеннан тәм-томнар, коймак пешереп кунак иткәннәр.
    • 17 октябрь 2013 - 11:29
      Төнлә түгел, көндез дә сөрмәделәр
      Инде октябрь чыгып барса да, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге эшләрнең азагы күренми. "Кара Чишмә" җәмгыя- тендә, мәсәлән, әле тагын 1200 гектар җир эшкәртәсе бар. Монда нибары 150 гектарда сабан узган. Төнге смена турында сүз дә юк, көндез дә сөрмәделәр монда. "Алга", "Лашман- АГРОфирмасы","Шушма" җәмгыятьләрендә, Туймәттә, Бәркәтәдә, Югары Кәминкәдә, Түбән...
    • 17 октябрь 2013 - 11:21
      Кара Чишмәдә – көн дә мәҗлес
      Кара Чишмәдә быел 150гә якын сарыкны һәм ике сыерны корбанга чалдырганнар. Бу авылда һәр көнне диярлек икешәр йортта корбан мәҗлесләре үтә. - Минем бу йортка килгәнемә - килен булып төшкәнемә 53 ел булды, - ди Саимә әби Мортазина. - Шуннан бирле һәр елны диярлек корбан ашы уздырабыз. Элек сарыкларны үзебез...