Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кара Чишмәдә – көн дә мәҗлес

Кара Чишмәдә быел 150гә якын сарыкны һәм ике сыерны корбанга чалдырганнар. Бу авылда һәр көнне диярлек икешәр йортта корбан мәҗлесләре үтә. - Минем бу йортка килгәнемә - килен булып төшкәнемә 53 ел булды, - ди Саимә әби Мортазина. - Шуннан бирле һәр елны диярлек корбан ашы уздырабыз. Элек сарыкларны үзебез...

Кара Чишмәдә быел 150гә якын сарыкны һәм ике сыерны корбанга чалдырганнар. Бу авылда һәр көнне диярлек икешәр йортта корбан мәҗлесләре үтә.

- Минем бу йортка килгәнемә - килен булып төшкәнемә 53 ел булды, - ди Саимә әби Мортазина. - Шуннан бирле һәр елны диярлек корбан ашы уздырабыз. Элек сарыкларны үзебез асрый идек, соңгы елларны сатып алып, чалдырабыз.
Нуриман бабай белән Саимә әби хәзер инде уллары Нурхаммәт, киленнәре Мәйсәрә тәрбиясендә яшиләр. Быелгы корбанны да аларның уртанчы кызларына атаганнар.
- Бер ай алдан ук диярлек чиратка язылдык, - ди Мәйсәрә. - Ел саен шулай беренчеләрдән булып корбан ашы уздырабыз.
- Корбанга чалына торган мал сәламәт, симез булырга тиеш, - ди Саимә әби. - Корбан итен өч өлешкә бүлү хәерле диләр инде. Без дә бер өлешен авылдашларга, ялгыз яшәүчеләргә, мохтажларга тараттык. Бүген инде бер өлешенә бәйрәм табыны әзерләдек.
Мортазиннар йортына җыелган бабайлар догалар укып, мәр- хүм-мәрхүмәләрне искә алдылар, алар рухына дога кылдылар, корбан ите һәм башка ризыклар белән сыйландылар.
Бу көннәрдә районыбызның башка татар авылларында да корбан мәҗлесләре үтә.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined