Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Туберкулез пычракны ярата

    Май, июнь айлары белән чагыштырганда, соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, районыбыз хуҗалыклары терлекләрендә туберкулез чире шактый чигенгән. Әмма ферма йортларын, биналарны тиешенчә чистартмаган хуҗаларда җәйләүләрдән кабат пычракка кайткан малларны авырудан саклап калу мөмкин түгел. Ветеринария белгечләре шулай ди. Җәй башындагы айлык тикшерүләр вакытында мал табиблары 150шәр баш туберкулезлы терлек ачыкланган. Ә менә...

    Май, июнь айлары белән чагыштырганда, соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, районыбыз хуҗалыклары терлекләрендә туберкулез чире шактый чигенгән. Әмма ферма йортларын, биналарны тиешенчә чистартмаган хуҗаларда җәйләүләрдән кабат пычракка кайткан малларны авырудан саклап калу мөмкин түгел. Ветеринария белгечләре шулай ди.

    Җәй башындагы айлык тикшерүләр вакытында мал табиблары 150шәр баш туберкулезлы терлек ачыкланган. Ә менә сентябрь аенда алар шундый 42 очракка тап була. Чирле малларның төп өлеше - 33е "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Югары Кәминкә бүлекчәсендә.
    Шул ук җәмгыятәнең Түбән Кәминкә бүлекчәсендә - 1, "Туймәт" һәм "Үтәмеш"тә 4әр баш туберкулезлы терлек "тапканнар". Соңгы икесендә, май, июнь айларындагы тикшерүләр вакытында, 60-70ләп баш малда шушы үпкә чире "чыга" иде.
    Әлбәттә, уңай якка үзгәреш бар. Тик хуҗалыклар ферма биналарын без таләп иткәнчә, җиренә җиткереп әзерләп куя алмадылар. Чистартылмаган ферма йортындагы тирес астында сакланучы мәкерле авыру таякчыклары үз корбанын көтеп кенә тора,- ди районның баш ветеринария табибы Таһир Гыйниятуллин. - "Кара Чишмә" җәмгыятен генә алыйк. Нинди яхшы - соңгы ике тикшерү вакытында җәйләүдә йөргән малларда туберкулез "чыкмады". Биредә кертелгән карантин режимын да туктатырга мөмкин булыр иде. Ләкин хуҗалыкта акча юклыкка сылтап, ферма территорияләрен тирестән арындыру буенча бер эш тә башкарылмады. Инде шул пычракка кайтып кергән малны туберкулездан ничек аралап кала аласың?
    "Үтәмеш" җәмгыяте фермалары соңгы елларда тәмам тирескә баткан булган. Быел аның территориясен чистарту буенча байтак хезмәт куйдылар. Тик, һаман шул акча кытлыгы аркасында, биналарны ремонтлауга соңгы калып тотынганнар. Туберкулездан котылу өчен, монда терлекләрне җәйге лагерьга күчереп, тиешле чараларны үтәргә яз башыннан ук керешергә иде.
    "Югары Кәминкә"дә дә 20 еллап җыелган тиресне буртларга өеп куйганнар. Биналарга дезинфекция ясалган, ә менә ремонт эшләре монда да "аксады". "Туймәт"тә биналардагы тимер торбаларга хәтле ут белән кыздырганнар, тиресне дә чыгарганнар. Әмма башка санитар таләпләр үтәлмәде.
    Ә менә "Кади" җәмгыятенең Иске Кади фермасында хәзер курыкмыйча маллар кертергә була, - ди Таһир Гыйниятуллин. - Кадилылар кардаларны чистарттылар, фермадагы агач, такталар яндырылды, тимер өлешләрне, торбаларны утта кыздырдылар. Каустик сода һәм формалин белән генә дә анда биналарны өч-дүрт тапкыр эшкәртеп чыктылар. Ә терлекчеләр исә, таләп ителгәнчә, барысы да флюорография узды.
    Туберкулез буенча "шикле" хуҗалыкларда савылган сөт Чирмешән сөт җыю пунктына китерелә. Ул аерым линия буенча "йөреп", 95-98 градуста кайнатыла. Әлеге эшне ветеринария хезмәткәрләре даими контрольдә тота. Пастеризацияләнгән продукция аерым сыешлыкта заводларга озатыла. Шикләнергә нигез юк, диләр ветеринария белгечләре

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: