Икенче урын да бик яхшы
Хоккей буенча кызлар арасында ярышларда Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы икенче урынны яулады.
"Юбилейный" боз сараенда әлеге уеннар кышкы спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы укучыларының IX спартакиадасы кысаларында оештырылды. Бәйгедә алты команда: Кайбыч, Питрәч, Алексеевск, Мөслим, Тәтеш һәм Чирмешән хоккейчылары көч сынашты. Финалда Чирмешән кызлары Питрәч районы командасы белән...