Көзге чакырылышта армия хезмәтенә китәчәк егетләр өчен бәйрәм - "Никрутлар көне" оештырылды.
Бәйрәм егетләрнең спорт буенча көч сынашуы белән башланды. Булачак солдатлар арасында гер күтәрү, противогаз кию, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату һәм автомат сүтеп - җыю буенча иң-иңнәре билгеле булды. Гер күтәрүдә - Бәхтияр Гатауллин (Лашман), пневматик винтовкадан ату...