Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сәгыйть Шәйхетдинов: “Читкә китәргә кызыкмыйм”

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, күптән түгел Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырылган бәйрәмдә "Чирмешән-АГРО" җәмгыяте механизаторы Сәгыйть Шәйхетдинов та булып кайтты. Сүз-аңа. "Уңыш" бәйрәменә районнан 9 кеше бардык. Безне чара үтә торган бинаның ишегалдыннан ук зур кунаклар итеп каршы алдылар. Эчтәге сәхнә дә бик матур...

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, күптән түгел Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырылган бәйрәмдә "Чирмешән-АГРО" җәмгыяте механизаторы Сәгыйть Шәйхетдинов та булып кайтты. Сүз-аңа.

"Уңыш" бәйрәменә районнан 9 кеше бардык. Безне чара үтә торган бинаның ишегалдыннан ук зур кунаклар итеп каршы алдылар. Эчтәге сәхнә дә бик матур итеп бизәлгән, табыннар инде сыгылып тора - нәрсә генә юк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов барыбызны да бәйрәм белән котлап, республиканың иң алдынгы механизаторларына, терлекчеләргә, хуҗалык җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды. Авылда эшләүчеләрнең хезмәтен шулай кирәксенүләрен тою рәхәт инде, кызык.

Үзебезнең "Чирмешән-АГРО" җәмгыятеннән генә чыгып әйтә алам, механизатор егетләр арасында мондый бәйрәмнәрдә катнашырга лаек уңганнар күп. Алар иртүк тора, караңгыга кадәр руль артында, әле ял көннәре дә сирәк эләгә.

Быел яздан без кулдашым белән 900 гектарга якын шикәр чөгендере чәчтек. Аннан ул кырларны Ринат Вәгыйзов, Фәнис Дәүләтшин белән препаратлар сибеп эшкәрттек, урып-җыю вакытында бөртек комбайнына утырырга туры килде. "Тукано-430" белән 20 мең центнерга якын бөртек суктырдым. Аннан инде, елдагыча, көзен чөгендер комбайны бирделәр. Үзем үк чәчкән чөгендерне иптәшләрем белән казып алып та бетердек. Монда күбрәк төннәрен эшләдем - немец "Холмер"ын тәүлек буе туктатмадык дисәк тә була. Ягулыктан өзелмәдек, кырга килеп көненә икешәр тапкыр ашаттылар. Бөртек комбайнында эшләгәндә, җитәкчелеккә рәхмәт, печән, саламны капка төбенә үк китерткәннәр. Эш хакын да кызганмыйлар, бөртеклеләрне урып-җыюда эшләгән өчен 40 мең сумлап акча алдым. Әйтергә теләгәнем шул, хәзер кайберәүләр районда эш юк дип читкә китә, каядыр барып нефтьчеләргә урнаша, мин үзем моңа кызыкмыйм. Табарга теләгән кешегә авылда да эш, хезмәт хакы бар. Безгә җитеп тора. Рәхмәт, әле кадеребезне дә беләләр.

Сәгыйть Шәйхетдинов,
"Чирмешән-АГРО" җәмгыяте
механизаторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы