Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эшләгәнне күрсәтә белмибез

Күп квартиралы торак йортларны ремонтлау бездә күптән төгәлләнсә дә, документлаштыру эше тоткарлана. Бу яктан район тәнкыйтькә дә эләкте. Һәм беренче тапкыр гына түгел. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткәрелгән традицион шимбә киңәшмәсендә мәгариф объектларында һәм торак йортлардагы капиталь ремонт, модульле ФАПлар төзелеше, "Чиста су"...

Күп квартиралы торак йортларны ремонтлау бездә күптән төгәлләнсә дә, документлаштыру эше тоткарлана. Бу яктан район тәнкыйтькә дә эләкте. Һәм беренче тапкыр гына түгел.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткәрелгән традицион шимбә киңәшмәсендә мәгариф объектларында һәм торак йортлардагы капиталь ремонт, модульле ФАПлар төзелеше, "Чиста су" программасының үтәлеше турында сүз барды.

Ведомствоара электрон формада документ йөртү системасы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен республика хезмәтләре порталыннан файдаланып түләү буенча да эшне яхшыртырга кирәк.

2012 ел программасы буенча Лашманда модульле фельдшер акушерлык пунктының стеналары күтәрелеп, түбәсе ябылды да. Биредә эчке эшләр дә озакка сузылмас. Шешминка һәм Түбән Кәминкә врачлык амбулаторияләрендә, Чумачка һәм Урманасты Үтәмеш фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт эшләре бара. Быел ремонтланырга тиешле тугыз ФАПның җидесендә (Ивашкино, Кармыш, Әккәрәй, Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Казанка, Туймәт) төзекләндерү эшләре төгәлләнгән дә.

Киңәшмәдә 2013 елда капиталь ремонтка кертеләчәк объектларны төгәл билгеләргә һәм документларны алдан ук әзерләргә кирәклеге дә ассызыкланды. Безнең районда киләсе елда Ивашкино мәктәбен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Яңа Элмәле мәктәбендә дә зур ремонт үткәрелү ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күп квартиралы торак йортларны ремонтлау