Көндез дә, төнлә дә уяу
Полициянең өлкән лейтенанты Нияз Мортазин армиядә хезмәт итеп кайтуга, 1994нче елны район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша.
2009нчы елда Ниязны участок уполномоченные итеп билгелиләр. Бүген аның участогына Чирмешән, Казанка, Кече Чегодай һәм Түбән Чегодай авыллары, Кирпеч заводы керә, биредә алты меңнән артык кеше яши.
"Район үзәгендә эшләүнең уңай һәм җайсыз...