20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда 18 яшьлек хатын-кыз 15 яшьлек үсмердән бала тапкан өчен суд каршына басачак
Бөгелмәдә яшәүче К. белән Я. 2014 елның ахырында таныша. Ул вакытта кызга 16, егеткә 14 яшь була. Әлеге очрашуларның нәтиҗәсе булып, 13 июльдә К.ның кыз баласы туа. Әти кешегә бу вакытта нибары 15 яшь кенә була. Бу хокук сакчыларын җәлеп итә дә инде. 16 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә...
-
Өченче бала табучыларга ипотека бурычын киметергә җыеналар
Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә басым ясау зарур, дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза. Мень белдергәнчә, әгәр гаиләдә ике генә генә бала...
-
Чирмешәндә пенсионерлар салым түли, ә эшмәкәрләр ашыкмый
Беренче генә язуыбыз түгел, районда зур йөк машиналары - "фуралар" тотучы өч-дүрт кешенең барлыгы 1 миллион 444 мең сум салым әҗәте бар. Ни гаҗәп, шундый кыйммәтле машиналар алырлык мөмкинлекләре булып та, алар бурычларын капларга ашыкмыйлар. Хәтта күпме генә пенсия алып яшәүче күпчелек әби-бабайларның да бурычлары юк, югыйсә. Районда салымнар буенча...
-
Президент республика халкына рәхмәтен җиткерде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына 2016 елның 18 сентябрендә узган депутатлар сайлауда катнашканы өчен республика халкына рәхмәтен белдерде. "Сайлау участокларына килгән һәм туган республикабызны хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...
-
Чирмешәнлеләргә ялгыз өлкәннәрне өйләренә алырга тәкъдим итәләр
Республикада "Өлкәннәрне карарга алган гаилә" ("Приемная семья для пожилого человека") яңа пилот проект старт алды. Үзләрен карый алмаучы өлкәннәрне һәм инвалидларны үзләренә сыендырган гаиләләргә акча да түлиячәкләр. Яңа проектта 55 яшьтән өлкән хатын - кызлар, 60 яшьтән өлкән ир - атлар турында сүз бара. Инвалид булмаган һәм өченче төркем инвалидларны...
-
Хатынын үтергән Иске Элмәле кешесен җиде елга төрмәгә утырттылар
Хатынын кыйнап үтерүдә гаепләнгән Юрий Наумов Чүпрәле район суды утырышында үзенең гаебен таныды. Шул ук вакытта артык исерек хәлдә булудан, хатыны Еленага кул күтәрүен хәтерләмәвен дә әйтте. Күпчелек җинаятьләрнең нигезендә эчүчелек ята. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: "Аракы - бөтен усаллыкларның анасыдыр", - дигән. Чыннан да, начарлык, явызлык, тавыш-гауга, җәнҗалларның күбесе...
-
Чирмешәндә - көзге ярминкә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.