20 июль 2022 яңалыклары
-
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра
Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.
-
Стендта Бөек Ватан сугышында катнашкан 58 авылдашның фоторәсеме урын алган
Түбән Чегодай мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стенд урын алган.
-
Чирмешән районындагы өч җәмгыятьтә уракка яңа комбайннар чыга
Уракка керешергә санаулы көннәр калып бара. Быел бу мөһим кампаниядә 87 комбайн катнашачак. Алар барысы да эшкә әзер. Район кырларына чыгачак кыр корабларының алтысы – яңа.
-
Район үзәк хастаханәсендә компьютер томографы урнаштырылачак
Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты кысаларында кайтарыла.
-
Нагорныйда да чиста су торбалар буйлап киләчәк
Быел Нагорныйда су челтәрләре файдалануга тапшырылачак
-
Чирмешәндә яңа биотермик баз төзеләчәк
Чирмешән авыл җирлеге территориясендә яңа үләт базы төзү планлаштырыла. Әлегә аның төгәл урыны килештерелмәгән. Бар да ниятләгәнчә барып чыкса, ул быел ясалачак.