19 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә территорияләрнең бизәлешен бәяләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.
-
Чумачка кешесе наркотиклы матдәләр саткан өчен тоткарланган
01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә 17 хәбәр кергән, бер җинаять эше кузгатылган. Өеннән наркотиклы матдә сатучы Чумачка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла. Саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Сосновка авылында яшәүче ир-аттан ау мылтыгы алынган. Ә Чирмешәндә бер ир-ат...
-
Чирмешәндәге юл боҗрасы янында игътибарлы булыгыз
Район юл инспекторлары хәбәр итүенчә, Чирмешәннең Титов урамындагы юл боҗрасы аша узу кагыйдәләре кабат үзгәрде. (архив фотосы). Моңа кадәр, "Кәрвансарай" ягыннан үзәккә төшкәндә, машина йөртүчеләр боҗраны әйләнеп узса, хәзер исә турыга йөрергә мөмкин. Титов урамы юлы - төп, XXII партсъезд урамы икенчел юл, соңгысыннан килүчеләр юл бирергә тиеш. Машина йөртүчеләр,...
-
Чирмешән егете Владислав Сазонов армия чыныктыра, дип саный
Чирмешән егете Владислав Сазонов Шенталада медицина училищесында программист һөнәрен үзләштергәч, үз теләге белән армиягә китә. -Үзе дә армиядә хезмәт иткән әти, болай итүемне хуплады, - ди Владислав. Мәктәптә укыган вакытта ук спорт белән шөгыльләнгән егет элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыяллана һәм хыялы тормышка аша - якташыбызны Владивостокка диңгез пехотасына юнәлдерәләр....
-
Утыз Имәндә һәр урамның үз Кыш бабае бар (+ФОТО)
Бу авылның Гыйрфанов урамының бер очына Кыш бабай һәр елны, бераз соңарып 2, 3 январьләрдә килә. Мондагы халык, олысы, кечесе аны урамда бизәлгән чыршы янында самавыр куеп, бәлешен, мантыен пешереп, табын корып көтәргә гадәтләнгән. Исең китәрлек, бу тылсымлы хәл инде ун елдан артык шулай кабатлана икән. Ат чанасына утырып килүче...
-
Чирмешән сөтен читкә алып китәләр
Чирмешән сөт кабул итү пунктына көн саен уртача 2 тонна сөт китерелә. Бирегә, нигездә, "Үтәмеш", "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең "Югары Кармалка", "Түбән Кәминкә" бүлекчәләреннән һәм Чирмешән, Шешминка, Түбән Чегодай, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе авылларындагы шәхси хуҗалыклардан җыелган продукцияне кабул итәләр. -Бездән сөтне Арча май - сыр заводына алып китәләр, - ди "Чирмешән...
-
Чирмешәндә Кыш бабайларны саныйлар (ФОТО)
Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрен иң яхшы бизәүчеләрне ачыклыйлар. Әлегә бу яктан балалар бакчаларына тиңнәр күренми. "Чишмәкәй", "Ромашка", "Каенкай", "Әкият", "Ландыш" бакчалары каршында кардан нинди генә фигуралар ясамаганнар, язулары, гирляндалары да бәйрәм рухы тудыра. Комиссия узган атна шимбәсендә башка оешмаларда да территорияләрне карап чыкты. "Чирмешәнагрохимсервис", "Кәрвансарай", янгын часте, туган...