19 август 2016 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләрнең депутатлыкка кандидатларга наказлары бар
Татарстан халкы үзен борчыган гозер-үтенечләрен районнарда эшләүче мобиль пунктлар аша депутатлыкка кандидат булып баручыларга җиткерә ала. "Бердәм Россия" партиясе шушы рәвешле наказлар туплый. Бу атнада мобиль пункт автобусы Күтәмә, Ивашкино авылларында туктады. Ә моңа кадәр алар Чирмешәндә, Иске Үтәмештә яшәүчеләрдән наказлар кабул иткән иде. -Сезнең район халкын иң беренче чиратта...
-
«Кризис килә дә китә, кадрлар калырга тиеш»
15 августта РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Нурлатта булып кайтты. Ул анда Нурлат предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашты. Айрат Хәйруллин исеме нурлатлыларга яхшы таныш. Хезмәт вазыйфасы буенча Айрат Нәҗипович республика районнарына еш чыга. Соңгы вакытта гына да ул Нурлатка җиде тапкыр...
-
«Фермерларга көнбагыш үстерергә өйрәнергә киңәш итәм»
Шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки районы басуларында булды. Бу юлы ул көнбагыш кырларын карады. - Быелгы ел бик уңышлы килде. Уҗым бодае, кукуруз, көнбагыш игү белән шөгыльләнүче бөтен хуҗалыклар өчен дә ел бик табышлы булырга охшаган, -...
-
Чирмешәндә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешән районында йөзләгән бала бүләк алды
Республикада инде сигезенче ел рәттән үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә чирмешәнлеләр дә актив катнаша. Августның соңгы көннәрендә укучыларны район үзәгенә җыеп, тантаналы шартларда, уку кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырдылар. Бүләк алучыларның 38се 1 класска баручылар. Шулай ук 2-11 класска җыенучы 220 бала да изгелекле апа-абыйлары кулыннан бүләк алдылар. Ярдәмгә мохтаҗ...
-
Иске Элмәле һәм Яңа Элмәледә малны күп асрыйлар
Яңа Элмәле авыл җирлегендә 299 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 110сы - савым сыеры. Сарык һәм кәҗә асраучылар да күп - 357. Бу җирлектә 422 баш дуңгыз исәпләнә, 349 баш куян да тоталар. Кош-кортлар саны 5074кә үк җыела. Җирлек авылларында 700 оя умарта бар.