Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Фермерларга көнбагыш үстерергә өйрәнергә киңәш итәм»

Шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки районы басуларында булды. Бу юлы ул көнбагыш кырларын карады. - Быелгы ел бик уңышлы килде. Уҗым бодае, кукуруз, көнбагыш игү белән шөгыльләнүче бөтен хуҗалыклар өчен дә ел бик табышлы булырга охшаган, -...

Шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки районы басуларында булды. Бу юлы ул көнбагыш кырларын карады.

- Быелгы ел бик уңышлы килде. Уҗым бодае, кукуруз, көнбагыш игү белән шөгыльләнүче бөтен хуҗалыклар өчен дә ел бик табышлы булырга охшаган, - дип, үзенең уңай фаразлары белән уртаклашты Айрат Нәҗипович журналистлар белән аралашканда.
Көнбагыш - файдалы, югары маржиналь культура, ләкин шактый нәзберек.
- Безнең яклардагы шартларда көнбагышны җиде елга бер мәртәбәдән дә ешрак утыртырга ярамый, юкса бу туфракның ярлылануына китерә, - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасында азык-төлек куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче депутат.
Көнбагыш туфрактан фосфорны күп суыра, шуңа күрә чәчү алдыннан һәм башка культураларны утыртканчы, туфракта фосфор запасын тулыландырырга кирәк. Уңышны җыеп алганнан соң, кырларны кара парга калдыру таләп ителә - чүп үләннәреннән арындыру һәм туфракның уңдырышлылыгын күтәрү өчен. Боларны эшләгәндә кырлар чиста, бик югары уңдырышлылыкка ия булачаклар. Татарстанда иң уңдырышлы басулар - көнбагыштан соң уҗым бодае чәчелгәннәр.
«Мечта» сортлы көнбагышлар чәчәк атып утырган кырлар җәен бик матур, киң басулар күңел күтәренкелеге өсти, күзләрне ял иттерә. Ләкин иң мөһиме - мондый кырлар фермерны баета ала, хәтта яңа гына үз эшен башлаучыны да, дип саный Айрат Хәйруллин:
- Агрономнар шуны исәпләп чыгардылар: биредә һәр гектардан якынча 2,5 тонна көнбагыш чыгачак, - диде ул. - Ә инде һәр тоннаның 25-26 мең сум торганлыгын да исәпкә алсак, әлеге кырның һәр гектары безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен 60 мең сумнан артык акчалата керем белән тәэмин итәчәк. Һәм бу чыгымнар якынча 11-12 мең сум булганда. Күз алдына китерәсезме, рентабельлелек нинди! Шуңа күрә мин фермерларга көнбагыш үстерергә өйрәнергә киңәш итәр идем. Кечерәк мәйданнардан башларга була - башта 50 гектарда утыртырга, аннан соң - 100 гектарда. Сөрүлекләренең якынча 1/7 яисә 1/8 өлешен әлеге культура өчен бүлергә мөмкин. Бу бик мөһим: көнбагыш үстереп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең керемнәрен җитди рәвештә арттырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айрат Хәйруллин фермеры Дәүләт Думасы