15 августта РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Нурлатта булып кайтты. Ул анда Нурлат предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашты.
Айрат Хәйруллин исеме нурлатлыларга яхшы таныш. Хезмәт вазыйфасы буенча Айрат Нәҗипович республика районнарына еш чыга. Соңгы вакытта гына да ул Нурлатка җиде тапкыр...
15 августта РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Нурлатта булып кайтты. Ул анда Нурлат предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашты.
Айрат Хәйруллин исеме нурлатлыларга яхшы таныш. Хезмәт вазыйфасы буенча Айрат Нәҗипович республика районнарына еш чыга. Соңгы вакытта гына да ул Нурлатка җиде тапкыр барды. Бу юлы ул «Нурлат УТТ», УБР һәм «Татнефтепром-Зюзеевнефть» хезмәткәрләре белән очрашты.
- Нефть һәм алга киткән нефть химиясе бүген республикада җитди эшләргә ия, - диде Айрат Хәйруллин журналистлар белән әңгәмәсендә. - Нефть тармагы Нурлат районы өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә система булдыручы һәм бюджет булдыручы тармак санала. Безнең өчен бу гаять зур казаныш, көндәшлекле өстенлек. Нефть нигезендә без бик җитди рәвештә нефть эшкәртү, химия тармакларын үстерәбез.
Дәүләт Думасы депутаты «Татнефтепром-Зюзеевнефть» предприятиесендә булды. Анда ул нефть табуның заманча ысуллары һәм технологияләре белән танышты, хезмәт коллективы, профсоюз вәкилләре белән аралашты. Авыр, яисә, тагын башкача аталып йөртелгәнчә, битумлы нефтьне җир өстенә чыгару һәм эшкәртү зур техник авырлыклар белән бәйле. Татарстан нефтьчеләре кара алтынның авыр чыгарыла торган запаслары белән эш итү буенча уникаль тәҗрибә тупладылар. Горизонталь скважиналар бораулау әлеге проблеманы хәл итү методларының берсе булып тора.
Депутат фикеренчә, хезмәт ресурсларына сак караш шулай ук бик әһәмиятле:
- Бүген эш урыннарын саклап калу өчен тырышырга кирәк, - диде Айрат Нәҗипович. - Эш шунда ки, бүген барысы да чыгымнарны кыскартырга тырыша - бу аңлашыла да: хуҗалык итүче субъектлар барыбер көндәшлеккә сәләтле булырга тиешләр. Ләкин без шуны аңларга тиешбез: кризис килә дә китә, әгәр без эшче кадрларыбызны югалтабыз икән, аларны бер елда гына яңартып-торгызып булмаячак.
Нет комментариев