19 май 2015 яңалыклары
-
Бөтендөнья форумында Чирмешән делегациясе дә катнашты
Казанда узган татар хатын - кызларының бөтендөнья форумында безнең район делегациясе дә катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Ак калфак" оешмасы оештырган әлеге зур җыенга 1нче Чирмешән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслимә Гайнетдинова, эшмәкәр Фирдәвес Галиева, Югары Кәминкә мәдәният йорты йорты директоры Лилия Хөснуллина бардылар. Лилия Хөснуллина фотосы.
-
Чирмешән районында янгында кеше гомере өзелгән
18 май көнне 135нче янгын частена Иске Үтәмеш авылында янгын чыгу турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр авылга барып җиткәндә, ут инде өйне урап алган була. Бераздан йортның түбәсе дә ишелеп төшә. Авыл халкы бу йортта 1941нче елгы ир - ат яшәвен әйтә. Аның мәете янгын урынында табыла. Фаҗига ут белән...
-
Ивашкино фермеры Серендеев эшне озакка сузмый
Ивашкино авылы читендә үсүче "Солдат каены" (аның яныннан әле дә авылдашларын армиягә озаталар) янәшәсендәге кырда быел чәчкән арпа ямь-яшел үсентеләр җибәргән. Монда май башында җиргә салынган орлыклар мул яңгырларга да эләкте. -Быел җирләр бик йомшак, хәтта техника да сизә, авыррак бара. Шулай да көненә, ким дигәндә, мин 40 гектарлап мәйдан...
-
Чирмешән музеена картиналар бүләк иттеләр
Халыкара музейлар көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбе туган як тарихы музеенына укучыларының рәсемнәрен бүләк итте. Сәнгать бүлеген тәмамлаган Ләйсән Җиһаншина һәм Рәзил Галимов эшләрен хәзер музейга килгән һәр кеше күрә алачак. -Безнең музей сәнгать мәктәбе коллективы белән тыгыз элемтәдә эшли. Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат эшләре музейның беренче катында урын алган...
-
Чирмешәнлеләр җиңүчеләр арасында
Республика авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре - акчалата бүләк алучылар, республика конкурсында җиңүчеләр арасында безнең якташлар да бар. Иске Элмәле авыл китапханәсе "Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңүче булган. Республикадагы 22 китапханә арасында моңа ирешә алу - зур куаныч. "Иң яхшы...
-
“Безнең Чирмешән“ өчен тавыш бирегез!
"Татмедиа" агентлыгы "Татмедиа"ның легендар брендлары" дип исемләнгән конкурс оештырды. Проектның максаты - күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын да алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр. Проект кысаларында республика матбугат чаралары...