19 апрель 2012 яңалыклары
-
Дәүләт ярдәме
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтергә, ныгытырга теләүчеләргә дәүләтебез гел булышып тора. Март аенда гына да 31 райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган, райондагы банклардан алар 9 миллион 70 мең сум акча алганнар. Беренче кварталда банклар 92 гаиләгә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын ныгыту өчен 22 миллион 288 мең сум кредит биргән. Соңгы...
-
Курсантлар – булышчылар
106нчы һөнәр училищесы курсантлары бу көннәрдә район хуҗалыкларында практика үтәләр. Училище директоры урынбасары Роберт Хөснуллин әйтүенчә, курсантлар язгы кыр эшләрендә катнашалар, алган белемнәрен практикада кулланалар. Булачак тракторчылар, нигездә, "Чирмешән - АГРО" һәм "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә хезмәт куялар. Аш пешерү серләрен өйрәнүче кызлар хуҗалыклар ашханәләрендә һәм үзәк ашханәдә эшләячәкләр. Кайберәүләр училищеның...
-
Малларны – җәйге лагерьларга
Район хуҗалыкларында савым сыерлары өчен - 13, яшь малларга 11 җәйге лагерь бар. Аларны тизрәк ремонтларга, барлык терлекне саф һавага чыгарырга кирәк. Савым сыерларын 1 майдан да соңга калмыйча саф һавада йөртү, лагерьларга күчерү мөһим. Җәйге лагерьларны ремонтлау буенча эш башланды дияргә була. "Чирмешән - АГРО", "Үтәмеш", "Сөлчә", "Лашман -...
-
“Кояшлы” быел да ачылачак
Быел да җәйге каникуллар вакытында "Кояшлы" район ял лагеры балаларны кабул итәчәк. "Биредә ял өч сменада оештырылачак, - ди район яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова. - Алдагы көннәрдә лагерьда, корпусларда елдагыча ремонт үткәрәсе бар. Бу эштә район оешмалары да ярдәм итәр дип өметләнәбез". Моңардан тыш, 17...
-
Кырга орлык та чыкты
"Кади"да бу атнада арпа чәчә башладылар. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпьеллык үләннәрнең 2326 гектарында минераль ашламалар белән тукландыру үткәрелде, 2043 гектарда дым каплатылды. "Чирмешән - АГРО"да инде уҗым культуралары участокларында эшлиләр. "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Бәркәтә бүлекчәсендә узган атнада ук кырга чыктылар. "Күтәмә - АГРО фирмасы", "Кади", "Сөлчә", "Серендеев Н.И" крестьян...
-
Чисталык – үзебез өчен
1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар - экологик икеайлык игълан ителгәннән соң, күп кенә оешма һәм предприятиеләр коллективлары, авылларда яшәүчеләр чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча актив эш башладылар. Икеайлык барышында зур күләмле эш башкару ниятләнә. Район үзәгендәге предприятие һәм оешмалар коллективларына үз территорияләрендә генә түгел, үзләренә беркетелгән урамнарда да чүп...
-
Янгынга каршы – аерым режим
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән 20 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Россия ЭЭМнең "Чирмешән" муниципальара бүлеге, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе, "Чирмешән урманчылыгы" учреждениесе хезмәткәрләре составында районда профилактик төркем оештырылган. Әлеге төркемгә көн саен торак пунктларны һәм аларның чикләрендәге урман фонды җирләрен карап чыгу...
-
Медаль иясен тапты
Чираттагы планеркада муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин Россия саклану министры исеменнән якташыбыз Анатолий Фоминга "Минадан арындыру өчен" медале тапшырды. Якташыбыз бу бүләккә Ерак Көнчыгыш хәрби округында (Биробиджан) 2010 елда хәрби хезмәттә шартлау куркынычы булган предметларны табу һәм зарарсызландыру буенча бурычларны үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен лаек булган. Бүгенге көндә...
-
Акча юк
Акча юклыктан, кайбер хуҗалыклар, оешмалар автотранспорт чараларына техник карау үткәрә алмый. Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты раслаган график нигезендә, март аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз транспорт чараларына техник күзәтү үткәрергә тиеш иделәр. "Таттехконтроль" җәмгыяте белгече Марат Сафиуллин хәбәр итүенчә, "Сөлчә", "Күтәмә - АГРОфирмасы" һәм "Чирмешән агрохезмәтләре" хуҗалыкларының берничә транспорт чарасы...
-
Онытылмас еллар
Габдулла Мөхәммәтшин 17 яшендә үк фронтка китә, Брянск, Смоленск, Орел өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссиядә Витебск шәһәре өчен барган сугышларда Габдулла абый каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1 ел 4 айны немецлар концлагерьларында уздыра, әсирлекнең бөтен авырлыкларын кичерә. Бервакыт качарга да җай таба, әмма кабат немецлар кулына эләгә. "67 ел...