19 март 2020 яңалыклары
-
Иске Үтәмеш җирлегендә дүрт авылга биш бәби алып кайтканнар
Иске Үтәмеш авыл җирлегендә 2019 елда 5 бала (2018дә - 6) туган: Иске Үтәмештә - 2, Урманасты Үтәмештә - 2, Югары Чегодайда - 1, Иске Сережкинода туучылар юк.
-
Чирмешәннән ветеран укытучы Конституциягә төзәтмәләрне хуплый
Тарихчы ветеран укытучы Төп Законда тарихның яклануын мөһим дип саный.
-
Чирмешән даруханәләрендә битлекләрнең кайткан берсен алып бетерәләр
Район даруханәләрендә медицина маскалары калмаган. Алты даруханәдә дә йөреп чыкканнан соң, моңа кабат инандык. Социаль челтәрләрдә дә халык маскалар булмауга зарлана.
-
Чирмешән кешесен өеннән исерткеч сатканда тотканнар
Полиция хезмәткәрләре Чирмешәндә яшәүче бер ир-атны 0,5 литрлы пластик шешәдә өеннән спиртлы эчемлек сатканда эләктергәннәр. Аңардан 1 литр күләмендә шушы исерткеч алынган.
-
Бәркәтәдә яшәүче хезмәт ветераны биш ел флотта хезмәт иткән
Бәркәтәдә яшәүче 89 яшьлек Габдрахман Фәсхетдинов кадерләп саклаган һәр баяны, аккордеоны, берничә төр гармуннары турында сәгатьләп сөйли ала. Һәр уен коралының үз тарихы: кайдан, ничек алган, кем биргән, кыскасы, нинди юл белән аңа эләккән барысын да хәтерли.
-
Чирмешән авыл җирлеге командасы быел да җиңүче
Оешмалар һәм авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатында хатын-кызлар арасында Чирмешән авыл җирлеге командасы җиңү яулады.