Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче хезмәт ветераны биш ел флотта хезмәт иткән

Бәркәтәдә яшәүче 89 яшьлек Габдрахман Фәсхетдинов кадерләп саклаган һәр баяны, аккордеоны, берничә төр гармуннары турында сәгатьләп сөйли ала. Һәр уен коралының үз тарихы: кайдан, ничек алган, кем биргән, кыскасы, нинди юл белән аңа эләккән барысын да хәтерли.

Бик кызык кеше булып чыкты ул бабай. Бабай дияргә тел дә әйләнми, төз гәүдәле,  буйчан, кер тавышлы, пөхтә бу кешегә быел 90 яшь тулыр дип беркем дә уйламас.  Ә бит 17 яшендә аның гомере кыл өстендә булган.

- 11 яшемдә колхозда эшли башладым, - ди Габдрахман абый. – Җәй көне көтү көттек, кыш көне, үгез җигеп, малларга азык ташый идек. 17 яшемдә тракторчыга укып кайттым. Шулай бервакыт Лагерка авылы тирәсендә җир эшкәртәбез. Төне буе эшләдек. Трактор ватылды. Бик арыган булганмындыр, буразнага ятып йокыга киткәнмен. Механик килеп, тракторны ремонтлап, кабызганчы,  караңгы да төшкән. Алмашчым-сменщик малай килгән дә, тракторны кабызып, кузгалган. Минем кычкырган тавышны механик ишетеп алган. Тракторны туктаттылар. Бик каты яраланып, канга баткан идем. Ходайның рәхмәте, ничек исән калганмындыр?! Әнигә: “Малаең үлгән, трактор таптаткан”,- дигән хәбәр килеп ирешкән булган.

Хезмәт юлы шулай башланса да, Габдрахман абый гомере буе техника белән “дус” була. 27 ел нефть комапаниясендә эшли, гел зур краннар йөртә. Оренбург өлкәсенә кадәр дүрт көн чылбырлы кранда барып нефть вышкалары җыярга туры килә аңа. Үз гомерендә берничә мотоцикл алыштыра, берсен хәтта Казаннан кадәр үзе куып кайта.

Болар барысы да биш ел армиядә, флотта хезмәт итеп кайткач була.

- Тын океанда эскадра миноносецында хезмәт иттем, - дип, горурланып искә алды ул армиядәге елларын. – “Волевой” Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан эсминец иде. Ул вакытта, 1954-55 нче елларда, Америка белән дуслык юк, безгә киеренке шартларда хезмәт итәргә туры килде.

 Габдрахман абый белән бервакытта Тын океан флотында бер бригадада Югары Кәминкә, Иске Кади егетләре дә хезмәт иткән.

 Габдрахман абыйның бүген дә моряк формасы бар. Ул аны махсус яздырып кайтарткан икән.

- Элегрәк, бәйрәм көннәрендә, 23 февральдә, 9 майда киеп куя идем, хәзер инде күптәннән кулга алганым юк, - ди әңгәдәмәшем.

Шулай да, минем соравым буенча, ул аны кабат киеп карады, кулына яраткан гармунын алып, җырлап та күрсәтте.

Армиядән соң якташыбыз авыл кызы Наҗия апа белән гаилә коралар, алты бала үстерәләр. Кызганыч, тормыш иптәше берничә ел элек гүр иясе булган, Габдрахман абый олы улын да соңгы юлга озаткан. Бүген ул ялгыз гомер кичерә, ләкин балалары әтиләрен үзен генә калдырмыйлар диярлек, бик еш кайтып йөриләр.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев