Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәннән ветеран укытучы Конституциягә төзәтмәләрне хуплый

Тарихчы ветеран укытучы Төп Законда тарихның яклануын мөһим дип саный.

Күптән түгел Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан илнең Төп Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты эшләнде.

“Минемчә, моны эшләү кирәк иде, чөнки гамәлдәге Конституция ике дистә ел элек, ил өчен бик кыен вакытларда кабул ителде, аның кайбер маддәләре Россиянең ул заманга яраклашуы, базар мөнәсәбәтләре формалашу белән бәйле иде, - ди Чирмешәннән ветеран Вера Деганова. - Әмма бүген безнең җәмгыять алдында башка проблемалар да бар, иң беренче чиратта, бу – милли кыйммәтләрне, үзенчәлекне саклау”.

Элеккеге тарихчы сүзләренчә, Төп Законда халыкны социаль яклау чараларын ныгытучы төзәтмәләрне хупламыйча булмый: минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш; пенсияләрне, пособиеләрне һәм башка түләүләрне һәрвакыт мәҗбүри индексацияләү кирәк.

“Тарих укытучысы буларак мине закон проектында илнең “Ватан сакчыларын хөрмәтләп искә ала, дөрес тарихны яклауны тәэмин итә” дигән җөмләләр җәлеп итте. Бүген дөньяда тарихны күчереп язарга маташучылар аз түгел, димәк, дәүләт үз тарихын яклау өчен чаралар күрергә тиеш, ди Деганова. - Балаларны кайгырту дәүләт сәясәтенең өстенлекле өлеше буларак игълан ителә. Без үзебезнең яшьләрне теләсә кайсы вакытта Ватан сагына басарлык, дәүләтнең уңышы һәм үсеше өчен барысын да эшләрлек, үз республикасын, районын, гаиләсен якларлык ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләргә бурычлы. Конституция проектына балигъ булган балаларны үз ата-аналары хакында кайгыртуны йөкләүче төзәтмә тәкъдим итүләре дә бик яхшы”.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев