Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кешесен өеннән исерткеч сатканда тотканнар

Полиция хезмәткәрләре Чирмешәндә яшәүче бер ир-атны 0,5 литрлы пластик шешәдә өеннән спиртлы эчемлек сатканда эләктергәннәр. Аңардан 1 литр күләмендә шушы исерткеч алынган.

Хәзер әлеге гражданинга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Кагыйдәләрне бозып әнә шулай “астан” хәмер сатып кәсеп итүчеләр хакында “Халык контроле”нә язып зарланырга мөмкин. Факт раслана икән, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләячәкләр.

Сүз уңаеннан, район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча,  быелның гыйнвар аенда, җан башына бүлеп исәпләгәндә, иң күп алкоголь эчемлеге Чирмешән (1,27 литр), Бәркәтә (1,18 литр), Күтәмә, Яңа Кади, Иске Үтәмеш авылы сәүдә нокталарыннан сатылган. Хәер, монда нефтьчеләрнең дә “булышлыгы” бар. Иске Кади, Яңа Элмәле, Мордва Афонькәсе кибетләреннән хәмер азрак сатылган. Ә менә, былтыргы гыйнвар ае белән чагыштырганда, алкоголь эчемлекләрен тулаем сату Шешминка авыл җирлегендә арткан, Чирмешәндә, Бәркәтәдә дә күрсәткечләр шундыйрак.

Билгеле, аракы эчәргә өндәвебез түгел, аек яшик, аек эшлик!

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев