Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән даруханәләрендә битлекләрнең кайткан берсен алып бетерәләр

Район даруханәләрендә медицина маскалары калмаган. Алты даруханәдә дә йөреп чыкканнан соң, моңа кабат инандык. Социаль челтәрләрдә дә халык маскалар булмауга зарлана.

49 нчы санлы үзәк даруханә хезмәткәрләре әйтүенчә, соңгы көннәрдә медицина битлекләрен бик күпләп алганнар, хәтта 50 шәр данә сатып алучылар да булган.

Башка даруханәләрдә дә шул ук хәл. Һәрберсендә диярлек бербелдерү: “Маскалар һәм антисептиклар сатуда юк”. “Кайчан булыр ?”- дигән сорауга, фармацевтлар үзләре дә төгәл җавап бирә алмадылар. Заявка бирелгән, кайчан һәм нинди бәядән кайтасын беркем дә белми.

Белгечләр әйтүенчә, медицина битлекләрен дөрес файдаланырга да кирәк. Нигездә, аларны кеше күпләп җыела торган урыннарга барганда кияргә киңәш ителә. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне ике сәгать саен алыштырырга кирәк. Битлек  яхшылап беркетелгән булырга, авыз һәм борынны тыгыз ябарга тиеш.


Битлеккә кагылмаска тырышырга, әгәр кагылсаң, кулларны сабын белән юарга яки  спирт эремәсе белән сөртергә.


Битлек дымланса, аны  корысына алыштырырга кирәк. Бер битлекне икенче кат кулланырга ярамый. Битлекне кеше күп җыелган урыннарда кию урынлы. Урамга чыксагыз, битлек кияргә кирәкми, саф һава суларга кирәк.

Битлекләрне өйдә дә ясап була, моның өчен нибары марля, мамык һәм 10 минут вакыт кирәк. Мамыклы битлекне өч сәгатькә якын киеп йөрергә ярый.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев