19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чирмешән стадионында күмәк чаңгы шуулар оештырыла
Спорт сөючеләрне кичләрен район үзәгендәге "Сабантуй" стадионына дәшәләр. Биредә күмәк чаңгы шуулар оештырыла. Һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә, кичке җидедән 21 сәгатькә чаклы мондагы баганалардагы яктырткычларны кабызалар. Чаңгылары булмаганнарга аны прокатка алып торырга мөмкин . Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Янына үз аягы белән килмәгән авыр хәлдәгеләр дә тернәкләнеп китә, диләр
Кайбыч районындагы Олы Тәрбит авылына барасыбызны белгәч, район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Лиза апаны күрмичә китмәгез, бөтенебез аның янына дәваланырга йөри, дип шаккатырган иде. Һәр җирлекнең үзенә күрә бер дәвалый торган билгеле кешесе була бит. 85 яшьлек Елизавета Кошкина янына үз аягы белән килмәгән бик авыр хәлдәгеләр дә тернәкләнеп...
-
Кармышта юлларны яхшыртырга, һаваны чистартырга өметләнәләр
Быел Яшәүчедә яңа клуб салырга тиешләр. Бу эшкә 5 миллион сум акча каралган. Кармышта 47 еллык мәдәният йортына да төзүчеләр киләчәк. Әлеге бинаны капиталь ремонтлауга да шулкадәр акча бирелә. 39 йортлы, 88 кеше гомер итүче Яшәүчедә узган ел урам юлын шомартканнар, биредә чиста су проблемасы да юк. Гөрләтеп, бик күп...
-
Чирмешәнлеләрнең 2 миллион сумнан күбрәк салым бурычы бар
Районда кайберәүләр үзләренә тиешле салымнарын инде унар еллап түләми. Бу хакта инде бер язган да идек, берәүнең ярты миллионга якын транспорт салымы җыелган. Узган июль аенда якташларыбызга 2014 ел өчен салым квитанцияләре (милеккә, җиргә, транспортка) килде. Аларда күрсәтелгән суммаларны без 1 октябрьгә чаклы түләргә тиеш идек. Район башкарма комитеты җитәкчесенең...
-
Чирмешәндә туйлар гөрли
Районда 2016нче елның беренче туйлары 16 январьда булды. Бу көнне район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өч яшь парның никахларын тантаналы шартларда теркәделәр. Беренче булып, район мәдәният йортындагы никахлар теркәү залына Максим Толстов һәм Ирина Кузьминалар узды. Максим Яр Чаллыда, Ирина Тольяттида туып үсә, әмма икесе дә бала чакта авылга - Ивашкинога...