Быел Яшәүчедә яңа клуб салырга тиешләр. Бу эшкә 5 миллион сум акча каралган. Кармышта 47 еллык мәдәният йортына да төзүчеләр киләчәк. Әлеге бинаны капиталь ремонтлауга да шулкадәр акча бирелә.
39 йортлы, 88 кеше гомер итүче Яшәүчедә узган ел урам юлын шомартканнар, биредә чиста су проблемасы да юк. Гөрләтеп, бик күп...
Быел Яшәүчедә яңа клуб салырга тиешләр. Бу эшкә 5 миллион сум акча каралган. Кармышта 47 еллык мәдәният йортына да төзүчеләр киләчәк. Әлеге бинаны капиталь ремонтлауга да шулкадәр акча бирелә.
39 йортлы, 88 кеше гомер итүче Яшәүчедә узган ел урам юлын шомартканнар, биредә чиста су проблемасы да юк. Гөрләтеп, бик күп кунаклар җыеп, "Авыл көне" уздырдылар.
Кармышта да башкарылган эшләр байтак. Кызганыч, халыкны борчый торган мәсьәләләр дә шактый. Трассадан монда һәм Яшәүчегә сузылган юл җимерек. Бу хакта еш зар белдерәләр.
-Әлеге юл ремонты зур средстволар сорый. Аны капиталь ремонтлау алдагы өч ел программасына кертелгән, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, Кармыш авыл җирлегендә узган халык җыенында.
Юл дигәннән, соңгы яуган карны вакытында чистарта алмаганнар, урамнардан үтеп йөрү кыенлашкан. Җирлек башлыгы Марат Миншин әйтүенчә, бу эштә авылның бер фермеры белән килешү төзеләчәк. Әлегә аның техникасын кабыза алмаганнар икән, дөресрәге, аккумуляторы искергән. Әмма ул трактор барыбер хәрәкәткә җибәреләчәк, юллар чистартылачак. Балалар бакчасы янында, бер тыкрыкта 95 метр озынлыктагы юлны күтәртергә, ремонтларга кирәк, юкса язын-көзен биредә, су күп агып, йөреп булмый.
Былтыр җыелган үзсалым акчасын кулланып өлгермәгәннәр - Кармыш һәм Яшәүче зиратлары коймаларын буяу эше быелга калган. 2016 нчы елда янә референдум үткәреп, аны һәм моңа республикадан бер сумга дүрт сум нисбәтеннән биреләчәк акчаны электр челтәрләрен яңартуга тотмакчылар. Җыенда халык бу эшкә, тәкъдимгә каршы килмәде.
Кармышта һәм Яшәүчедә мәктәпкәчә яшьтәге - 26, мәктәп яшендәге 53 бала бар. 416 кешенең 126сы - пенсионерлар. Былтыр биредә 6 бала туган, 5 кеше үлгән.
Башка җирлекләрдәге сыман, җыенда әйтелгәнчә, монда да халыкны эшле итү - олы проблема.
Әмма бүген үзеңә шөгыль табып була. Дәүләт авыл җирендә яшәүчеләргә - мал асраучыларга барыбер конкрет ярдәм күрсәтеп тора, дистәгә якын программа аша субсидияләр бирә. Республика һәм район да бу эштән читтә калмыйлар. Былтыр да сыер асраучылар акчалата субсидия, кемдер бушлай сыер саву аппаратлары алган, гаилә фермасы өчен акчалы булган.
-Әлеге программалардан файдаланырга, тәвәккәлрәк эш итәргә кирәк, - дип, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина кармышлыларны уңганрак булырга өндәде.
Кармыш һәм Яшәүчедә шәхси хуҗалыкларда 65 җиңел, 14 йөк машинасы, 27 трактор бар, биредә 248 баш мөгезле эре терлек асрыйлар.
Җыенда бу яктагы башка кайбер авыллар өчен дә кискенләшә баручы проблема - һаваның пычраныу хакында да ачынып сөйләделәр. Нефтьчеләр үз объектларыннан күкерт газын еш чыгаралар икән, ә ул агулы, тынны кыса.
Бу мәсьәләне авыл җирлеге башлыгы гына җайга сала алмый, сөйләшүне югарырак дәрәҗәдә, республика күләмендә үк күтәрергә кирәк.
Кармышта узган халык җыенында янгын куркынычсызлыгы, хокук тәртибен саклау, законлылык, пенсия тәэминаты һәм башкалар хакында да сөйләштеләр. Мондый җыелышларда район оешмалары җитәкчеләре дә катнаша бит, аларга да сораулар бирергә мөмкин.
Җыеннар дәвам итә.
Автор фотолары.
Нет комментариев