Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләрнең 2 миллион сумнан күбрәк салым бурычы бар

    Районда кайберәүләр үзләренә тиешле салымнарын инде унар еллап түләми. Бу хакта инде бер язган да идек, берәүнең ярты миллионга якын транспорт салымы җыелган. Узган июль аенда якташларыбызга 2014 ел өчен салым квитанцияләре (милеккә, җиргә, транспортка) килде. Аларда күрсәтелгән суммаларны без 1 октябрьгә чаклы түләргә тиеш идек. Район башкарма комитеты җитәкчесенең...

    Районда кайберәүләр үзләренә тиешле салымнарын инде унар еллап түләми. Бу хакта инде бер язган да идек, берәүнең ярты миллионга якын транспорт салымы җыелган.

    Узган июль аенда якташларыбызга 2014 ел өчен салым квитанцияләре (милеккә, җиргә, транспортка) килде. Аларда күрсәтелгән суммаларны без 1 октябрьгә чаклы түләргә тиеш идек. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, безнең районда 2014 ел өчен барлыгы 20 миллион сумнан күбрәк салым җыелырга тиеш булган. Шуның 2 миллион 400 меңе әле дә түләнмәгән.
    Салымнар буенча иң күп бурыч - Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләрнеке - 1 миллион да 200 мең сум. Әлеге сан җыелырга тиешле сумманың чама белән 20 проценты дигән сүз. Бу, нигездә, транспорт салымы икән. Кармышлыларның әҗәт күләме 550 мең сум тирәсе. Иске Үтәмеш авыл җирлегендә, мондагы күмәк хуҗалыкның пай җирләре өчен исәпләшмәве сәбәпле, халыкның түләнмәгән 150 мең бурычы калган. Шешминкада тагын 90 мең сум салым җыясы. Шунысын истә тотарга кирәк, түләнмәгән салымның һәр көне өчен пеня - процент өстәлә бит.
    Ә менә Югары Кәминкә, Күтәмә, Иске Котыш, Туймәт, Ульяновка авыл җирлекләре салымнар буенча "чиста": монда яшәүчеләр арасында бурычлылар юк.
    -Безнең олы буын вәкилләре, һәрвакыттагыча, бу яктан тәртипле, төгәлләр. Кәгазе килдеме, тиешле сумманы әби-бабайлар вакытында түләп куярга гадәтләнгән. Алар арасыннан квитанциядә язганнарны аңламыйча гына салымнарын түләмичә калучылар очрый, - ди Марат Әһлиуллин. - Кайберәүләр без эшсез, керемебез юк, дип аклана. Әйе, бар андыйлар да. Аларны эшле итү - хәл итәсе тагын бер проблема. Салым түләмәүчеләр арасында эчкечеләр күп. Югыйсә, аракыга акча табалар үзләре. Транспорт салымын түләмичә "мескенләнүчеләр" дә бар. Белеп торабыз, алар зур йөк автомашиналары тотып, бөтен Россия буенча эшләп йөриләр. Тик салымнарын гына түләргә ашыкмыйлар.
    "Недоимка"ларны җыю буенча районда махсус комиссия дә эш алып бара. Алар бурычлыларны әңгәмәгә, аңлашырга чакыралар, я авылларга үзләре чыгалар.
    Халыктан җыелган әлеге милек һәм җир салымы акчалары район бюджетына керә. Һәм, нигездә, социаль тармакка - үзебезнең үк балаларны укытуга, мәгариф өлкәсенә, спортка, торак-коммуналь хуҗалык эшләренә һәм райондагы яңа объектлар төзелешләренә тотыла. Ә транспорт салымы исә республикага китә, әмма субсидияләр рәвешендә аларның бер өлеше барыбер безгә кире әйләнеп кайта, ди район икътисадчылары.
    Транспорт салымы дигәннән, кайбер якташларыбызга инде файдаланылмаган, утильгә ташланган иске мотоцикл, машиналарга да салым килүе ихтимал. Андыйларга районның ЮХИДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, техникаларын вакытында учеттан төшертүең хәерле.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: