19 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Түбән Кәминкәдә мәдәният йорты җылынырга тиеш (+ФОТО)
Кара Чишмә мәктәбенең ишек-тәрәзәләре нык тузган. Түбән Кәминкәдә авыл буасы плотинасының астын су юа, җимерелергә мөмкин - кичекмәстән ремонт кирәк. Мәдәният йортында да салкынча: бирегә халык җыенына килгән район җитәкчелеге дә залда кышкы киемнәрен иңнәренә салып утырырга мәҗбүр булды. Быел Кара Чишмәдә Сары су күперен, аның янындагы чишмәне төзекләндерергә ниятлиләр....
-
Чирмешән оешмалары волейболда көч сынашачак
Авыл җирлекләре вәкилләре, район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр командалары район башлыгы призына волейбол ярышларында көч сынашачак. Очрашулар 20 январь көнне башлана да. Ир-егетләр арасында финал уеннары 21, 22 февральгә билгеләнгән. Ә хатын-кызлар командаларының иң көчлеләре исә 6,7 март көнне ачыкланырга тиеш. Белешмәләрне 2-54-89 телефон номеры буенча шалтыратырып, яки районның яшьләр һәм...
-
Иске Элмәледә вак таш түшәлгән юл булачак (+ФОТО)
Иске Элмәленең Гагарин урамы юлын күтәреп, аңа вак таш түшәргә планлаштыралар. Яңа Элмәлегә алып керүче төп юл да шомартылачак. Яңа Элмәле авыл җирлегендә булган халык җыенында Иске Элмәледә шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны тиз арада җайга салуны да бурыч итеп куйдылар. Юкса бу мәсьәлә проблемага ук әверелгән. Әлеге авылда, челтәрләр яңартылуга...
-
Фердинат Дәүләтшин Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе постына, конкурс комиссиясенә документлар тапшырып, башта өч кандидат дәгъва кылды. Соңрак, Совет утырышында, шулардан Фердинат Дәүләтшинга өстенлек бирелде. Моңа кадәр бер ай чамасы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Фердинат Мидхәт улы кандидатурасын муниципаль район Советының чираттагы илле җиденче утырышында катнашкан һәм тавыш биргән барлык...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Узган атнада Чирмешәндә яшәүче Т. үз-үзен пычак белән җәрәхәтләгән. 01 135 нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган атна янгын сүндерүчеләр өчен тыныч үткән, ут чыгу очраклары турында хәбәрләр булмаган. 02 12нән 16 январьга кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 15 гариза һәм хәбәр кергән. Бер атнада ике тапкыр...
-
Узарга ярый, туктарга ярамый
Чирмешәндә Совет урамының район Советы һәм суд биналары каршындагы өлешендә машина белән туктау, аны кую (стоянка) урыннары үзгәрде. Хәзер транспортны, киресенчә, Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданда калдырырга мөмкин (моңа кадәр бу тыела иде). Райондашларыбыз, элеккеге гадәт белән, билгеләргә игътибар итмичә, бу араларда монда юл инспекторлары кармагына "эләкте". "Остановка запрещена"...