Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә вак таш түшәлгән юл булачак (+ФОТО)

Иске Элмәленең Гагарин урамы юлын күтәреп, аңа вак таш түшәргә планлаштыралар. Яңа Элмәлегә алып керүче төп юл да шомартылачак. Яңа Элмәле авыл җирлегендә булган халык җыенында Иске Элмәледә шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны тиз арада җайга салуны да бурыч итеп куйдылар. Юкса бу мәсьәлә проблемага ук әверелгән. Әлеге авылда, челтәрләр яңартылуга...

Иске Элмәленең Гагарин урамы юлын күтәреп, аңа вак таш түшәргә планлаштыралар. Яңа Элмәлегә алып керүче төп юл да шомартылачак.

Яңа Элмәле авыл җирлегендә булган халык җыенында Иске Элмәледә шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны тиз арада җайга салуны да бурыч итеп куйдылар. Юкса бу мәсьәлә проблемага ук әверелгән. Әлеге авылда, челтәрләр яңартылуга карамастан, башняларга су тутыра алмыйлар икән, җәен кайбер урамнарда су җитми. Яңа скважина борауларга кирәк.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бу эшне үзсалым акчасына башкарырга тәкъдим итте. Башта референдум үткәреп, халык фикерен белешәсе бар. Аннары шул ягы отышлы - җыелган акчага республика дүрт тапкыр күбрәк сумма өсти. Ниндидер программаларга керү, аннан чират, средстволар көтү әллә ничә елга сузылырга мөмкин.
-Хөкүмәт булышып торганда, авылда торак төзүчеләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышсыннар иде. Аннан куркырга кирәкми,- диде район җитәкчесе, торак төзүчеләргә дәүләттән акча алу мөмкинлеген белдереп. Моның өчен, билгеле, тиешле документлар җыеп тапшыру, кайбер шартларны үтәү тиеш. Сүз уңаенда, әлеге авыл җирлегендә әле дә утызга якын гаилә йорт сала икән, былтыр дистәдән күбрәк гаилә яңа торакка күчкән.
Яңа Элмәле авыл җирлегендә 1253 кеше яши, шулардан 258се - пенсионерлар һәм инвалидлар. Мәктәпләрдә 149 укучы белем ала. 2014 нче елда 18 бала туган, 20 кеше үлгән.
Авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров җыелыш барышында әйтеп узганча, Яңа Элмәледә мәдәният йорты бинасы ремонт сорый, ике авылда да ФАПларны яңарту зарурлыгы бар. Чишмәләрне төзекләндерүгә дә акча кирәк. Ә менә шактый арада электр линияләрен үзгәртеп кору быел ук тормышка ашса, чыбыклар яңарса, электр белән тәэмин итү, урамнарны яктырту сизелерлек яхшырачак.
Җыенда мал көтү өчен урын азлыгы да әйтелде.
"Сөлчә" җәмгыяте рәисе Хәмзә Хамматов үз уңганнарына, юбилярларга бүләкләр, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Татьяна Терентьева оста бухгалтер икән, мондый хөрмәтләүгә лаек.
-Миңа да шундый ук бүләкләр алу бик кызык, рәхмәт, - диде җәмгыятьтә озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган Анна Сидуллина. - Премия дә бирделәр.
"Сөлчә" җәмгыяте, гомумән, үз эшчәннәрен материаль һәм мораль яктан кызыксындыра белә. Чагыштырмача азрак булса да, хезмәт хакын вакытында түлиләр. Пенсия фондына, башка күп кенә оешмаларга да бурычлары юк. Дөрес, лизингка алынган яңа техника өчен түлиселәре бар.
Җәмгыять узган елда уракны, азык хәзерләүне дә үз көче белән башкарган. Фураж, печән, сенаж җитәрлек, орлыклары сатуга да кала. Былтыр 24 миллион сумга якын бәягә продукция сатылган. Фермаларында 861 эре мөгезле терлек тора. Димәк, киләчәге өметсез түгел.
Ике зуп-зур авылга, шәхси хуҗалыкларда 293 баш мөгезле эре терлек (115се - сыер), 415 баш дуңгыз, 353 сарык һәм кәҗә күп түгел. Кайбер гаиләләр, гомумән, мал тотып мәшәкатьләнми. Азык кыйммәт, ир-атларның күбесе читтә эшли, диләр. Шул ук вакытта, чуваш халкы бик уңган бит, ел буена 2шәр, 3әр тонна сөт сатучылар бар. Ни дисәң дә, мал үзен аклый инде, калдык-постыгың да әрәм булмый, кем әйтмешли, тиресне дә санап тотмыйсың.
Халык җыеннары дәвам итә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Сульча Ильмово сход граждан