Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Кәминкәдә мәдәният йорты җылынырга тиеш (+ФОТО)

    Кара Чишмә мәктәбенең ишек-тәрәзәләре нык тузган. Түбән Кәминкәдә авыл буасы плотинасының астын су юа, җимерелергә мөмкин - кичекмәстән ремонт кирәк. Мәдәният йортында да салкынча: бирегә халык җыенына килгән район җитәкчелеге дә залда кышкы киемнәрен иңнәренә салып утырырга мәҗбүр булды. Быел Кара Чишмәдә Сары су күперен, аның янындагы чишмәне төзекләндерергә ниятлиләр....

    Кара Чишмә мәктәбенең ишек-тәрәзәләре нык тузган. Түбән Кәминкәдә авыл буасы плотинасының астын су юа, җимерелергә мөмкин - кичекмәстән ремонт кирәк. Мәдәният йортында да салкынча: бирегә халык җыенына килгән район җитәкчелеге дә залда кышкы киемнәрен иңнәренә салып утырырга мәҗбүр булды.


    Быел Кара Чишмәдә Сары су күперен, аның янындагы чишмәне төзекләндерергә ниятлиләр. Түбән Кәминкәдә зират кырыйларын, чүп полигоннарын тәртипкә китермәкчеләр. Һәрхәлдә, бу ике авылда халыктан җыелган үзсалым (самооблажение) акчасын шушы максатларда тотарга килешкәннәр. Авыл халкының 1 сумына республика хөкүмәте дә 4 сум өстәгәч, кассада 348 мең сум акча тупланган. Авыл җыенында чыгыш ясаган әлеге җирлек башлыгы Рамил Гыйрфанов әйтүенчә, узган җәйдә ике авылда да күмәк өмәләр оештырып, урам, әрәмәлекләр, таш, ком карьерларын нык чисталый алганнар. Түбән Кәминкәдә хуҗалык чүпләрен йортлардан трактор арбасы белән җыеп чыгуны да җайга салдылар. Бу эшне үз тракторы белән башкарган Салих Хәсәншинны авылдашлары җыенда мактап, аңа рәхмәт әйтеп, бүләк тә тапшырдылар әле.

    -Чүп җыйган өчен аена 50 сум алалар, күп түгел бит инде. Тутырып куйган капчыкларыбызны атнаның һәр якшәмбесендә кич белән җыеп чыгалар иде. Ноябрьгә чаклы шулай эшләделәр. Бу халыкка бик яхшы булды,- ди шушы авыл кешесе Зөлфия Мәссарова.
    Кара Чишмәдән Кәминкәгә төшү юлы янәшәсендә зур төзелеш бара. Кырга күп итеп таш ташыганнар, нәрсәдер казыйлар, бульдозерлар эшли. Шунда ук ике катлы корылма да җыеп бастырганнар, анысы тулай торак диләр. Бу якларда битум чыгарачак нефтьчеләрнең биредә бер базалары буласы икән. Шунлыктан, җирлек халкы киләчәктә бу тармакта үзләренә дә эш булуына өметләнә, анда урнашучылар да бар икән.
    Бүген авыл халкының эш яшендәгеләренең бер өлеше "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Түбән Кәминкә бүлекчәсендә, "Кара Чишмә" җәмгыятендә хезмәт куя. Кәминкәдәге "колхоз" фермаларында - 274, Кара Чишмәдә 225 баш терлек асрала. Быел игенчелектә әлләни уңышка ирешә алмаганнар алуын. Ә терлекчелектә иң яхшы хәбәр - ике авыл фермаларында да туберкулездан арындык бугай, диләр.
    Шәхси хуҗалыклар исә бүген көненә 650-700 литр сөт тапшыра. Күп сыер асраучы шушындый гаиләләрнең берсе - Түбән Кәминкәдән Хәсәншиннарга җыенда бушлай сыер саву аппараты да тапшырдылар.
    -Җәен көненә 30ар литр сөт саттык. Шулай тырышмасак булмый: яныбызда өч бала, күп кирәк бит хәзер. Аена шуннан кергән 8,9 мең сум комачауламый,- ди мәктәп ашханәсендә эшләүче Флера Хәсәншина. - Балалар да кул арасына керә башлагач, бу эшнең артык авырлыгын тоймыйбыз. Эшкә киткәнче, сыерларны савып китәм, өч сыерыбыз, буаз таналарыбыз бар. Күргәч, ишеткәч, аппаратка кызыга идек инде. Бу бүләк өчен зур рәхмәт.
    Түбән Кәминкә авыл җирлегендә итчелек белән шөгыльләнүче уңганнар да байтак. Аларны үз продукцияләрен урнаштыру проблемасы борчый. Киләчәктә терлекләрне чалу, эшкәртү өчен аерым урын - убойный пунктларга йөрү мәшәкатьләрен арттырачак, билгеле. Әмма нишлисең, бүген замана таләпләре шундый.
    Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге ике авылда 348 йорт булып, аларда 1021 кеше (Түбән Кәминкәдә-505, Кара Чишмәдә-516) яши. Ике авылдагы тугыз еллык мәктәпләрдә 87 (Түбән Кәминкәдә-48, Кара Чишмәдә-39) бала укый. Түбән Кәминкә балалар бакчасында - 15, Кара Чишмәдә 8 сабый тәрбияләнә. 2014 елда җирлектә 8 бала туган, 22 кеше үлгән.
    Түбән Кәминкәдә узган җыенда урам баганаларындагы лампочкаларны арттыру хакында да сүз кузгаттылар, булганнары гына җитми, ә яңаларын урнаштыру өчен һаман да шул өстәмә акча кирәк. Әлегә бу мәсьәләдә халык уртак фикергә килә алмады. Бу авылда мәдәният йорты бинасы да искергән, ремонт таләп ителә. Өстәвенә, клубта салкын да: электр белән генә ягып җылыталар, бик кыйммәткә төшә ди, газ кертергә кирәк.
    -Бу проблеманы быел хәл итү зарур, без дә булышырбыз. Кара Чишмә мәктәбенә дә берникадәр ремонт ясый алырбыз дип уйлыйм,- дип өметләндерде халыкны җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. -Язга безгә бергәләшеп вакытында чәчүләрне башкарып чыгарга кирәк. Авылларда терлекләр санын да арттырасы иде. Киләчәктә шулай дус-тату эшлик.
    Шунысы да сөендерде, бу авыл җирлегендә эшләгән кешенең хезмәтен күрә беләләр. Өмәләрдә актив катнашучылар, шәхси транспортлары белән булышучылар, гомумән, авылның көндәлек мәшәкатьләрен җигелеп тартучы бик күпләрне җыенда бүләкләр белән сөендерделәр. Анысы да бик кирәкле гамәл.
    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: