18 май 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә укучыларның көндәлекләрен тикшерделәр
"Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган республика проектында җиңү өчен районның кайбер балаларына хәтта су асты көймәләренә төшәргә, акулалар белән йөзгә-йөз диярлек очрашырга туры килгән.
-
“Авангард“та чәчү төгәлләнде
"Авангард" җәмгыяте, районда беренчеләрдән булып, планлаган мәйданнарда бөртекле культуралар, шикәр чөгендере, кукуруз чәчүне төгәлләде. "Лениногорск Агрофирмасы" да эшне тиз башкарды, чәчүне төгәлләде дә. Район буенча алганда әлегә 27 мең 711 гектарда ( тиеше 41 мең 187 гектар) орлыклар җир куенына салынган. "Күтәмә АГРОфирмасы", "Чирмешән АГРО" җәмгыятьләрендә бу эш ахырына якынлашып...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Мәктәпләр яңа төс ала Түбән Кәминкә, Иске Котыш мәктәпләре һәм Ивашкино балалар бакчасы яңа төс алды. Бу мәгариф учреждениеләре биналарын җылытып, сайдинг белән тышлаганнар. Түбән Кәминкә мәктәбендә, капиталь ремонт программасы нигезендә, укулар туктагач, төзекләндерү эшләре дә башланачак. Балалар азрак туган Район ЗАГС бүлеге агымдагы елның апрелендә дөньяга килгән 13 баланың...
-
Шешминкада яшәүче машина йөртүченең 60 мең сум штраф бурычы җыелган
Бүген районда 30 меңнән - 60 мең сумга кадәр штрафы булган 16 машина йөртүче исәпләнә. Тулаем алганда, аларның бурычы 540 мең сумга җиткән. -Бу штрафлар әле исерек килеш руль артына утырган өчен салынганнары гына, - ди район юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Шешминкада яшәүче берәүнең 60 мең...
-
“Сөлчә“ җәмгыятендә кыр батырын симез сарык көтә
"Сөлчә" җәмгыятендә язгы кыр эшләре батырын Сабан туенда сарык белән бүләкләячәкләр.