18 апрель 2016 яңалыклары
-
Минсәгыйть Шакиров: Кадрлар – сирәк товар
Татарстанда муниципаль берәмлек башлыклары өчен оештырылучы семинар-киңәшмәләрнең соңгысы Казанда үткәрелде. Аларда белгечләр җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын билгеләүче законнар, ул кануннарга даими кертелеп торган үзгәрешләр турында тәфсилләп аңлатты, авыл җирлекләрен борчыган сорауларга җавап бирде. Сорауның эресе-вагы юк Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән муниципаль берәмлек җитәкчеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру...
-
Үтәмештә һаман кырга чыкмаганнар
Район хуҗалыкларында 4660 гектарда уҗым культуралары (тиешленең 36 проценты), 1290 гектарда күпьеллык үләннәр (22 процент) минераль ашламалар белән тукландырылды. "Чирмешән АГРО" бу эшләрне төгәлли дә. "Сөлчә"дә, "Агропродукт"та уҗым культураларын ашлау оешкан төстә бара. "Агропродукт" бодай да чәчә башлады. Әлегә районда 3450 гектар җир тырмаланды (7 процент). Кызганыч, язгы кыр эшләре...
-
Чирмешәндә машиналар хәрәкәте чикләнә
Татарстанда төбәк яисә муниципальара әһәмиятле автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Язын автомобиль юллары өслеген саклау максатыннан кертелүче әлеге чикләүләр 15 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә булачак. Язгы чорда транспорт чарасына иң чик авырлык күләмнәре бер күчәрлегә - 6, ике күчәрле арбага - 5...
-
Чирмешәннең яшь язучыларын “Пирамида”га дәшкәннәр
"Илһам" дип аталучы Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең район укучылары да бар. Алар шигырьләр, хикәяләр, хәтта драма әсәрләре язып сыналган. Быелгы әдәби бәйге бөек татар шагыйрьләре: Габдулла Тукайның тууына - 130 һәм Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрелгән. Аның җиңүчеләрен Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә бүләкләделәр. Лашман мәктәбеннән...
-
Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды
Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды. Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Чирмешән районында бурлар спорт маталары урлаганнар
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02 11 апрельдән 18нә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 44 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә ике юл-транспорт вакыйгасы булган - "24 часа" һәм "Шатлык" кибетләре янында җиңел машиналар бәрелешкән. Кешеләргә зарар тимәгән. "Үтәмеш" җәмгыяте фермасыннан ике айлык бозау...
-
Чирмешән районында үләт базлары да тикшереләчәк
Республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителүе белән терлекчелек фермалары һәм биотермик базлар тирәсендәге чисталыкка да таләпләр артты. -Язга чыгуга һәр хуҗалык үзенең территориясендәге үләт базы, терлекчелек фермалары тирәсен биологик калдыклардан, тирес һәм башка чүп-чардан арындырырга тиеш, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Таһир Гыйниятуллин. - Бу әлеге объектлар янындагы экологик һәм...
-
Чирмешәндә торак төзелеше проблемалары турында сөйләштеләр
Авылларда эшче кадрлар проблемасы кискен тора: больницаларда - врачларга, мәктәпләрдә - укытучыларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агрономнарга, ветврачларга, инженерларга, механизаторларга, сыер савучыларга ихтыяҗ зур. Бүген хөкүмәт әлеге проблеманы хәл итүнең берничә юлын тәкъдим итә. Шуларның берсе - яшь гаиләләрне, белгечләрне торак белән тәэмин итү. Шул хакта республика районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре...