18 февраль 2016 яңалыклары
-
Тәмле салат
Бу салат катлап ясала, һәр катына аз гына майонез җәелә бара, продуктлар порциянең зурлыгына карап, кат барлыкка килерлек итеп алына. - Ваклап туралган йомырка агы. - Ваклап туралган караҗимеш. - Сыер ите (вак итеп турала). - Ваклап туралган йомырка сарысы. - Вакланган әстерхән чикләвеге. - Ваклап туралган йомырка агы.
-
Чирмешән укучылары сәнгатьле укуда ярышты
Башлангыч класслар укучылары арасында узган әлеге бәйгедә 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 3нче класс укучысы Виктория Кандрова беренче урынны яулаган. Конкурста 24 мәктәптән 41 укучы катнашкан. -Чирмешән лицеенда узган бу чарага балалар бик яхшы әзерләнеп килгәннәр. Монда, билгеле, аларның укытучыларының өлеше дә зур, - ди район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү...
-
Чирмешәндә пенсионерлар шахматта, шашкада көч сынашты
Район пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча көч сынаштылар. Бездә ул, мондый составта беренче тапкыр үтте. Физкультура-савыктыру комплексында егерме кеше борынгы бу, мавыктыргыч уеннарның серләрен кабат искә төшерде. Иске Кадидан Римма Баянова үз группасында берничә минут эчендә җиңүче булды. Әлеге шахмат остасына көндәш тә берәү генә иде шул. 69 яшьлек Римма...
-
Бәркәтәдә, Кара Чишмәдә һәм Чирмешәндә ялган аракы сатучылар җавапка тартыла
Агымдагы елның февраль аенда гына да район территориясендә - Бәркәтәдә, Чирмешәндә һәм Кара Чишмәдә ялган аракы сату фактлары ачыкланган. Бәркәтә "сәүдәгәренең" йортыннан полиция хезмәткәрләре җиде литр алкоголь продукциясе алганнар. Чирмешәндә, Молодежная урамында яшәүче хатын - кыз да шундый кәсеп белән акча эшләмәкче булган. Аның хуҗалыгыннан акциз маркалары булмаган 51 шешә...
-
Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетенең нигезе бар
Чирмешән авылының Амур ягында мәчет төзелүе хакындагы хәбәр мөселман якташларыбызда зур кызыксыну уятты. Мәгълүм булганча, әлеге дин йорты төзелешен Әмирдә туып-үскән, хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче абыйлы-энеле Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар мәрхүмә әниләре - Мөшбикә истәлегенә салалар. Алар төзелешнең барлык чыгымнарын да үз өсләренә алабыз, диләр. Эшне озакка сузмыйча, игелекле бу...
-
Авыру балалар да мәктәптә укыячак
Россиядә коррекцион белем бирү йортларын яба башладылар. Чөнки хәзер авыру балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Тик инвалид балаларның барысы да мәктәптә укый алырмы соң? - Коррекцион мәктәпләр дә булырга тиеш. Аларның тәҗрибәсен югалтырга ярамый. Шуңа күрә бу уку йортларын ресурс үзәкләре итеп үзгәртергә мөмкин. Илдә 280ләп коррекцион бакча,...
-
Югары Чегодай эшкуарлары кыш буе суган кыягы сатканнар
Урамда суык, кар-буран, ә Югары Чегодай авылында Омаровлар теплицасында кыш буе яшел суган (кыягы) үсә. Бүген алар атна саен 100 килограмм яшел тәмлеткечне җыеп, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай шәһәрләренә базаларга илтеп бирәләр. Омаровлар теплицада яшел суганны май аена кадәр үстерәләр. Әлеге яшелчә янәшәсендә киштәләрдә меңләгән стакан тезелеп киткән, аларда редиска,...