18 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Түбән Чегодай авылында яңа суүткәргеч сузылачак
Безнең Түбән Чегодай авылында эчә торган суның сыйфаты начар, каты, савытларга юшкын утыра. Шуның өчен бүген суны елгадан алабыз. Безгә ярдәм булырмы, бу проблема хәл ителерме? Әлеге сорауга Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана ГАНИЕВА түбәндәгечә җавап бирде: - Әйе, Түбән Чегодайдагы әлеге проблема белән без таныш. Киләчәктә биредә...
-
Лашманда күпер булачак
Лашманда республика ярдәме белән яңа күпер төзи башладылар. Авыл эчендә 1981нче елда колхоз көче белән салынган элеккеге күпер инде нык тузган, хәрәкәт өчен куркыныч иде. Яңа күпердә ел башларында ук эшне төгәлләргә планлаштыралар - Моңа 53 миллион сум акча кулланылачак, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. Әлегә Лашман эчендә...
-
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек - 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. (Урыссу, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла. 2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей...
-
Бәркәтә “эшмәкәренә” карата җинаять эше ачыла
Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау максатында 2017 елда районның полиция хезмәткәрләре 1396 тикшерү уздырган, ягъни алар юлларда 947 автомобильне, 319 сәүдә объектын һәм 130 складны тикшергәннәр. Әлеге рейдлар вакытында 778 литр алкоголь продукциясе әйләнештән алынган. Шуның 448 литры - аракы, 323 литры - коньяк һәм 4 литр самогон. -Әлеге тикшерүләр...
-
Ивашкинода һәр йортта диярлек район газетасын укыйлар
Ивашкино, Иске Котыш, Иске Элмәле элемтә бүлекчәләре район газетасын бүген дә былтыргы күләмдә тараталар, заказларны киметмәделәр. 2018нче елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газеталарына яздыруда иң яхшы эшләгән әлеге элемтә бүлекчәләре мөдирләрен һәм хат ташучыларны редакциягә кунакка чакырып, хезмәтләре өчен рәхмәт белдердек, истәлек бүләкләре тапшырдык. Ивашкино бүлекчәсе узган елдагыдан 13кә...
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак. (Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә...
-
Чирмешән районында җиде өй, дүрт абзар, биш мунча янган
Узган елда районда уналты янгын булган. Ут казасында бер кеше пешкән, шөкер, үлүчеләр юк. Янгыннар 300 мең сумлык матди зыян салган. Мордва Афонькәсе (Мордва Афонькәсендә - 1, Лагеркада - 2) һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә (Иске Үтәмештә - 2, Иске Сережкинода - 1) - өчәр, Шешминка һәм Яңа Элмәле авыл...
-
Лашман балалары күрше авыллар бакчаларына йөри
Якын көннәрдә Лашман балалар бакчасына төзүчеләр килә. Алар иң беренче булып бинаның түбәсен яңарту эшенә керешәчәк. -Яңа ел ялларыннан соң балалар кабул итмәдек, бүлмәләрне җиһазлардан бушатып, төзүчеләр өчен эш мәйданы әзерләдек, - ди бакча мөдире Рагидә Зөфәрова. - Бакчада өч төркемдә 63 бала тәрбияләнде, хәзер шуларның 14се Әмир һәм Чирмешән...