17 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Ярый әле табиплар бар
Минутлар, сәгатьләр, көннәрнең никадәр тиз алышынып, гомерләрнең күз ачып йомганчы үтеп китүен олыгайгач аеруча нык сизәсең икән. Кеше гомере атылган йолдыз сыман бит ул: яктырып аткан кебек була да, бик тиз сүнеп тә китә. Шунлыктан, бабайлар әйткәнчә, бу "өч көнлек дөнья" да үз сәламәтлегеңне гел кайгыртып яшәргә кирәк. Без шулай...
-
Түзегез, әниләр!
Моннан дүрт ел элек райондашларыбызның, түбәнкәминкәлеләрнең күңелләрен дерт иттергән бик тә аяныч хәл була. Түбән Кәминкәдә бер көнне өч мәет җирлиләр. Юл һәлакәтендә үлгән яшь гаилә башлыгы, аның 1 яшьлек кызы һәм каенише җир куенына салына. Югалту хәсрәтләре кичергән гаиләләр өчен сынаулар моның белән генә дә бетмәгән икән әле. Равилә...
-
Чирмешәндә газ санагычларын тикшерәләр
Авылларда газ "счетчиклары"н тикшереп йөриләр. Кайбер йортларда аларны яңаларга да алмаштырталар икән. Бу эшнең берәр тәртибе бардыр бит. Марат. Чирмешән. Әлеге сорауга район газ хезмәте начальнигы Анотолий Федоровский җавап бирде: -Газ санагычларының паспорты буенча, әлеге җиһазлар биш, сигез, ун ел саен тикшерелергә тиеш. Чөнки билгеле бер вакыттан соң пластмасса шестеренкалар...
-
Җир участогы – төп мәсьәлә
Район җитәкчесе Наил Зарипов үткән ун айда 151 гражданны кабул иткән. Халык төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Шулай да быел күпчелек шәхси төзелеш өчен җир участогы сорап кергән. Наил Шамил улы райондашларыбызны һәр айның беренче һәм өченче сишәмбеләрендә кабул итә. Кабул итүгә язылу өчен гомуми бүлек начальнигы Айрат Сабировка мөрәҗәгать...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә итне сайлап алып була
Яңа суелган сыер һәм дуңгыз ите күп иде узган ярминкәдә, аны 6 урында саттылар. Бәясе бераз үскән, килограммына уртача 240-250 сум сорыйлар. Җитештерү урыны: Чирмешән, Кара Чишмә, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә. Каз ите яратучыларга да сайлау мөмкинлеге бар. Югары Чегодайдан Моратшиннар әлеге су кошын күп үстергәннәр. Аның тереләрен 850 сумнан саттылар....