Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түзегез, әниләр!

    Моннан дүрт ел элек райондашларыбызның, түбәнкәминкәлеләрнең кү­ңелләрен дерт иттергән бик тә аяныч хәл була. Түбән Кәминкәдә бер көнне өч мәет җирлиләр. Юл һәлакәтендә үлгән яшь гаилә башлыгы, аның 1 яшьлек кызы һәм каенише җир куенына салына. Югалту хәсрәтләре кичергән гаиләләр өчен сынаулар моның белән генә дә бетмәгән икән әле. Равилә...

    Моннан дүрт ел элек райондашларыбызның, түбәнкәминкәлеләрнең кү­ңелләрен дерт иттергән бик тә аяныч хәл була. Түбән Кәминкәдә бер көнне өч мәет җирлиләр. Юл һәлакәтендә үлгән яшь гаилә башлыгы, аның 1 яшьлек кызы һәм каенише җир куенына салына. Югалту хәсрәтләре кичергән гаиләләр өчен сынаулар моның белән генә дә бетмәгән икән әле.


    Равилә апа әлеге мәхшәрле вакыйганы күз яшьләре белән искә ала. Ул да булмый, улы белән килененең бик бәхетле көннәрен искә төшереп сөйләгәндә йөзләре яктырып китә.

    Әни кешенең уртанчы баласы - улы Рамил авылдашы Ландыш белән гаилә корып бик матур гомер итә башлыйлар. Туган сабыйларына Әлфинур дип исем кушыла. Ландыш авыл мәктәбендә укыта, Рамил нефтьчеләрдә эшли. Бераз Түбән Кәминкәдә яшәгәч, әниләренең ризалыгын алып, яшьләр Әлмәткә күчәргә булалар. Гаиләнең шушы мәшәкатьләр белән юлда йөрүләре.

    2010 ел. Язгы як. Март ае. Бәхетсезлек - аяк астында.

    -Рамилләрнең авариягә эләгүе хакында авылдашым Ильяс әйтте. Шуннан озак та үтмәде, тракторда эшләүче Нияз капка төбендәге карны чистарта башлады. Улымның исән түгеллеген шунда аңладым, - дип ул чакны искә ала Равилә апа.

    ...Алар "Жигули"га утырып Әлмәткә юл тоталар. Рульдә - Ландышның энесе Ришат. Кительга авылы тирәсендәрәк бозлавык юлда җиңел машина буталып китә һәм "Урал" машинасы астына килеп керә. Ришат шунда ук җан бирә. Рамил Кузай больницасында дөнья куя: йөрәген куркы­нычсызлык каешы кыс­кан. 1 яшьлек Әлфинурны да авыр хәлдә диләр. Ландыш баласын больницага үзе күтәреп керә. Шок хәлендәге яшь әни үз аякларының сынганын да сизмәгән. Табиб­лар кечкенә баланы да үлем тырнагыннан алып кала алмыйлар. Аны әтисе белән бер кабергә җирлиләр. Соңрак, таякка таянып, больницадан Ландыш кайта.

    -Ул вакытта барыбыз өчен дә дөнья сүнгән кебек булды. Аны әйтеп кенә аңлата торган да түгел, - ди боларны кичергән Равилә апа. - Аеруча Ландыш еш уңайсызланды, бичара, Рамилнең һәм нарасыеның күлмәкләрен кочаклап йок­лый иде. Мәрхүмнәрнең 51 көнен уздырып, халык таралышкач, ул: Миңа Рамилдән башка яшәү юк, мин барыбер үләм, Рамил белән Әлфинур яхшы урында, төшемдә җиләк җыеп йөргәннәрен күрдем, - дип кычкырып елый иде. Аның күзләрендә яшәү дәрте сүнде. Бөерләре эшләмичә, алты айдан соң Ландышыбыз да китеп барды. Кода-кодагыйларыбыз өчен, безнең өчен бу тагын бер "удар" булды. Авыр хәс­рәттән кодабыз -Ландышның әтисе ялгыша, оныта ук башлады... Нишлисең, яшәргә кирәк. Шөкер, үзебезне кулга алдык.

    Равилә апа тумышы белән Азнакай районы кызы икән. Безнең якларга аптека эшенә җибәрелгән яшь белгечне Түбән Кәминкә егете, уңган тракторчы Минсәгыйть үзенә карата алган. Алар 19 ел гомер итеп калалар.

    -Ирем бик акыллы, гади кеше иде. Миңа бармак белән дә чиртмәде, яхшы яшәдек. Кармышка барып язылышкан идек, бик яхшы хәтердә - Минсәгыйтьнең туганы Фәндәс "Запорожец" белән алып барды, - дип сөйли Түбән Кәминкә килене.

    Юнысовлар ул заманда бер йортта җиде кеше бик тату яшиләр. Тормыш алып барыр­га каената-каенана, ир туганнары бик нык ярдәм итә. Минсә-
    гыйть белән Равилә бераз себер якларын да әйләнеп кайта: олы уллары Рафаэль анда туган. Авария­дән соң терелеп китә алмаган каенатаны да карарга дип яшьләр янә авылга кайта. Колхоз таралгач, тракторчы булып эшләгән Минсә-
    гыйть абый эшмәкәр булып китә. УАЗ машинасы белән Самарага бәрәңге, суган ташый. Тире җыя. 1998нче елда каенаталары дөнья куйса, бер елдан соң Равилә апа да тол кала.

    -Минсәгыйть кулым­да җан бирде. Йөрәк белән китеп барды. Чирен яшерде, дәваланмады мәрхүм. Мин биргән даруларны эчмичә: Балчыктан ясалган дарудан ни файда, иң яхшысы - мин тәмле чәй эчәм, - дия иде.

    - Безнең өчен искиткеч хәсрәтле көннәр. Ярый әле әни - каенана көчле кеше булды. Гомумән, ул "мировой, законный" безнең. Авылдашлар ялганларга ирек бирмәс. Артымнан сөйләп йөрмәде. Үзе әйтсә әйтте, тик башкалардан миңа тел-теш тидертмәде. Аны хәзер иремнең туганнары тәрбия­ләргә алып китте. Ул һәм кечкенә кызым Рузилә олы кайгыбызны бераз булса да оныттырдылар. Рузиләне үстерәсе бар иде. Бүген ул Казанда медицина институтында укый.

    Равилә апаның ишегалдында әрҗәле УАЗ машинасы тора. Өйдә тәмле ашлар пешерүче хуҗабикә, кайгыртучан әни аптыраганнан ир-атлар роленә кереп шушы транспортны да "җигә". Анда-монда йомыш белән барырга 14ле "Жигулие" да бар. Моңа кадәр, йөрергә өйрәнгәндә, ике "Ока" туздырган.

    Юлларда ул да имгәнүләр алган. Бер елны Самара юлында авариягә эләгеп дүрт кабыргасын сындыра. Узган ел туган якларына, Азнакайга кайт­канда тагын һәлакәткә очрый. Бер ай больницада ятып чыга. Түбәнкәминкәлеләр аңа, шаяртып, "каскадер" кушаматы да таккан инде.

    -Мин кечкенә чак­ларда безнең якларда мишәрләрне усал дип сөйләгәннәре истә калган. Белмим, мин бу як халкын бик яраттым. Әгәр шундый авылдашларым, туганнар булмаса, язмышыма туры килгән бу кайгы-хәсрәтләрне күтәрә алмаган булыр идем. Дөрес, үзеңә дә бик көчле булырга кирәк. Кода-кодагыйларга да Ходай сабыр­лык бирсен. Ике әнием, туганнарыбыз авыр вакытта бик булыштылар. Рәхмәт аларга. Сәламәт булып, кайгы-хәсрәтсез яшәсеннәр.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: