17 август 2018 яңалыклары
-
Татарстан электрон больничныйлар бирү буенча алдынгы 5 төбәк рәтенә керә
Бүген республикада больничный кәгазенең һәр өченчесе электрон рәвештә бирелә.
-
Чирмешәннең Амур ягында Мөшбикә мәчетеннән тәүге азан яңгырады
Изге эшләр алдыннан яңгыр ява, диләр. Чирмешәннең көньягында, халык телендәге Амур ягында яңа мәчет ачылу алдыннан да кичтән матур яңгыр явып узды, икенче көнне авыл өстендә азан яңгырады.
-
Чирмешән кадетларына Яңа елга бүләк булачак
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына төзелүче янкорманың икенче катын күтәрә башладылар. Әлеге объектка - төзелешкә бюджеттан 68 миллион сум акча бүленгән.
-
Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде
Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.
-
VII Төбәк һәм милли мәгълүмат чаралары форумы: Татарстан – бөтен Россия өчен лидер
Казанда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән матбугат чаралары һәм министрлык вәкилләре милли сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыша.
-
Чирмешән районында укучыларны мәктәптә йөртәчәк автобусларга тахограф урнаштырасы гына калган
Яңа уку елы башланырга санаулы гына атналар калып бара. Ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләсә, автотранспорт предприятиесе һәм мәгариф бүлеге укучыларны мәктәпкә йөртүче автобусларны барлый, аларның төзеклеген кайгырта.
-
Чирмешән районында тагын 10 хуҗалык кече ферма төземәкче
Авылларда малларның елдан-ел сирәгәюен кем генә сизмәс икән?! Сыерлар көтүдән элеккеге сыман урам тутырып кайтмый шул хәзер. Гомер буе мал асрап яшәгән авыл гаиләләре, абыйлар-апалар олыгайды, яшьрәкләрнең бик сирәге, булдыклылары гына “сөте, мае, каймагы үзебезнеке” дип яши.