17 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Төзелеш министрлыгы каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә тарифларны хәбәр итте
Күп фатирлы йортларда ул аена бер кешедән 71,95 сум, шәхси торакта яшәүчеләр өчен 78,05 сумны тәшкил итәчәк.
-
Чирмешән районы башлыгында 2018 елда 135 кеше кабул итүдә булган
Гыйнварның 15 ендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу елда беренче тапкыр гражданнарны кабул итте. Халык уку өчен максатчан юллама алу, торак шартларын яхшырту, пай җирләре өчен аренда түләү мәсьәләләре буенча килгән.
-
Илһам Шакиров Иске Кадида да җырлады
Илһам Шакировның вафат булуы турында ишеткәч, бик уңайсызланып куйдым. Үзем дә сәнгать кешесе булганлыктан, бөек, искиткеч талантлы җырчының арабыздан китүен авыр кичердем, туганымны югалткан кебек хис иттем.
-
Зәйнәб Фәрхетдинова: Илһам Шакиров татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрде
Халык андый шәхесләрне онытмаска тиеш, диде мәшһүр җырчы.
-
Утызимәнлеләр - шаяннар һәм тапкырлар да
“Әккәрәй” җәмгыяте Яңа Кади җирлегендәге пайчылары белән озакламый акчалата исәп-хисап ясаячак. Моңа кадәр 406 пайчылар арасында түләүләрнең бер өлешен бөртекләтә, печән килеш алырга теләүчеләр булган.
-
Татарстан Республикасы җитәкчелеге Илһам Шакиров үлеме сәбәпле кайгы уртаклаша
Җырчы белән хушлашу чарасы 2019 елның 18 гыйнварында 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак.
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә кайбер машина йортүчеләрнең "градуслары" күтәрелгән
Районның юл инспекторлары Яңа ел бәйрәмнәрендә дә ял итмәгәннәр, бер атнада транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән биш кешене тоткарлаганнар. Аларның берсе йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
-
Мордва Афонькәсе җирлегендә 43 йорт хуҗасыз
Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә урнашкан өч авылда (Мордва Афонькәсе, Лагерка,Чуваш Афонькәсе) 195 йорт исәпләнә, шуларның 43 се хуҗасыз, буш тора.
-
Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатының лидерлары билгеле
Инде мәгълүм булганча, ноябрь ахырында район оешмалары, учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт алган иде. Анда якынча 300 ләп уенчы туп суга. Җиңүче командалар 15 мең сум акчалата бүләк алачак.
-
Казанда узачак WorldSkills чемпионатына чит илләрдән 100 волонтер киләчәк
Чемпионатның волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләрдән, Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 14 меңнән артык гариза кабул ителгән.