Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатының лидерлары билгеле

Инде мәгълүм булганча, ноябрь ахырында район оешмалары, учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт алган иде. Анда якынча 300 ләп уенчы туп суга. Җиңүче командалар 15 мең сум акчалата бүләк алачак.

Әлегә ир-егетләр арасында 1 нче төркемдә Чирмешән, Иске Кади, Бәркәтә авыл җирлекләре командалары – лидерлар. Икенче төркемдә “Энергия“ (электр челтәрләре, энергосбыт, күпфункцияле үзәк), “Туслых“ (Яңа Элмәле авыл җирлеге) һәм район үзәгенең “Педагог“ (1 нче һәм 2 нче мәктәпләр, лицей) командалары волейболчылары өстенлек итә.

Хатын-кызлар арасында әлегә иң осталар – Яңа Элмәле һәм Ульяновка уенчылары.

Быел волейбол буенча район чемпионатында 50 ләп команда көч сынаша.

Исегезгә төшеребез, ир-егет волейболчыларның финал уеннары 23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә билгеләнгән. Оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләре командалары арасында җиңүчегә дигән 15 мең сум призны 32 команда дәгъвалый. Икенче урын алучы команда – 10, ә өченчегә 5 мең сум бүләк – акча каралган.

Хатын-кызлар арасындагы әлеге бәйге 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар көнендә төгәлләнәчәк.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев