Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Яңа ел бәйрәмнәрендә кайбер машина йортүчеләрнең "градуслары" күтәрелгән

Районның юл инспекторлары Яңа ел бәйрәмнәрендә дә ял итмәгәннәр, бер атнада транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән биш кешене тоткарлаганнар. Аларның берсе йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Район үзәгендә, Мирсәит Кәбиров урамында кичке 10 нчы яртыларда туктаткатылган “тугызлы” машина йөртүчесе руль артына салган килеш утырып чыккан. Ул үз гаебен таный.

Декабрьнең соңгы көнендә Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре “эләктергән” тагын бер җиңел машина  йөртүчесенең спиртлы эчемлек кулланган булуы ачыклана.

1 гыйнвар көнне иртәнге сәгатьтә юл инспекторлары район үзәгендә “Фольсваген” машинасын туктаталар. Ханты-Манси округыннан кайткан кунакның кичтән “салып”, иртән әле айнып та бетмәгән килеш руль артына утырып кибеткә баруы икән.

Исерек хәлдә руль артына утыручыларга 30 мең сум штраф  һәм 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Бу вакыт узгач, таныклыкны да имтихан тапшырып кына алачаклар. Ә инде “правасыз” килеш руль артына утырган кешегә карата җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

2 гыйнварда да полиция хезмәткәрләре авыллар буенча рейдка чыгалар да эчкән килеш автотранспорт чарасы белән идарә иткән тагын бер кешене тоткарлыйлар.

-4 гыйнвар көнне Чирмешәндә туктатылган “ВАЗ 21043” машина йөртүчесе дә исерек  иде, - ди ЮХИДИ бүлекчесе начальнигы Иван Мясников. – Өстәвенә аның инде йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булуын да белдек. Хәзер инде бу кешеләрнең эшләрен суд караячак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев