Илһам Шакиров Иске Кадида да җырлады
Илһам Шакировның вафат булуы турында ишеткәч, бик уңайсызланып куйдым. Үзем дә сәнгать кешесе булганлыктан, бөек, искиткеч талантлы җырчының арабыздан китүен авыр кичердем, туганымны югалткан кебек хис иттем.
1960 нчы еллар башы иде. Бер көнне авылда хәбәр таралды: Казан артистлары килә, араларында әле танылып кына килүче яшь җырчы Илһам Шакиров та бар, диләр. “Бик матур җырлый”,- диючеләр дә булды.
Кичен авыл клубында буш урын калмады. Соңрак килүчеләр концертны баскан килеш карадылар. Ак күлмәктән, кара чалбардан сәхнәгә килеп чыкты чибәр егет. Матур, моңлы тавышы белән җырлый башлады. Халык тын да алмый. Җырчы залда утыручы һәр кешенең күңелен яулап алды.
Илһам Шакировны ул көнне бик озак җырлаттылар. Үзе дә ялындырып тормады, чыкты да җырлады, чыкты да җырлады. Аның белән башка артистлар да килгән иде, ләкин ул көнне аларга игътибар, алкышлар азрак булды.
Илһам Шакиров җырларын тыңлап, без дә олы яшькә җиттек. Ул югалып калмады, олыгайган саен сәләте ачыла гына барды. Мөгаен, аның исемен белмәгән кеше юктыр. Илһам Шакиров - республика сәнгатенә зур өлеш керткән легендар шәхес.
Госман Мортазин.
Иске Кади авылы.
Татар-информ фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев