Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Утызимәнлеләр - шаяннар һәм тапкырлар да

“Әккәрәй” җәмгыяте Яңа Кади җирлегендәге пайчылары белән озакламый акчалата исәп-хисап ясаячак. Моңа кадәр 406 пайчылар арасында түләүләрнең бер өлешен бөртекләтә, печән килеш алырга теләүчеләр булган.

“Әккәрәй” биредә 1428 гектар җир арендалый икән. Байтак уңыш җыйганнар, аны урнаштырганнар. Көнбагышны ел азагында гына суктырганнар, шуңа акча көтәләр.

Бер пайга 3,5 гектар туры килә. Былтыр гектарга 500 сум исәбеннән түләргә килешсәләр, быел бу сумманы 750 сумга җиткерү күздә тотыла.

Инвестор дигәннән, “Әккәрәй”нең яңа хуҗасы безнең районга соңгы ике елда гына да 200 миллион сумнан күбрәк инвестицияләр керткән, аның күбесен терлек, техника, эш кораллары алуга, фермаларны төзекләндерүгә тотканнар. Җәмгыятьнең Әккәрәйдә маллары, шул исәптән савым сыерлары да бар. Киләчәктә, үсемлекчелектә эшләрен җайга салгач, Утыз Имәндә дә терлек асрарга ниятлиләр.

Яңа Кади авыл җирлегендә узган халык җыенында инвесторлардан вәкил, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, районның кайбер оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен социаль-икътисади үстерү рейтингында, 2018 елда (гыйнвар-ноябрь күрсәткечләре буенча) 45 муниципаль район һәм шәһәр округы арасында Чирмешән районы 12 нче урында (2017 дә – 16 нчы).

Җирлек башлыгы Мингәрәй Әминов 2018 елда башкарылган эшләр турында отчет тотты, агымдагы елга бурычлар турында сөйләде.

Җирлектә 165 йорт бар, аларда 426 кеше яши. Башта ук әйтик, Утыз Имәндә, Кызыл Чишмәдә дә халык олыгая, демографик хәл борчылу уята. Былтыр бер бала да тумаган, бер туй да уйналмаган икән. Мәктәптә нибары 24 бала укый...

Узган ел дәвамында ике хуҗалык кече ферма төзелеше программасына кергән, сигез хуҗалык тулаем 1 миллион 230 мең сум күләмендә шәхси ярдәмче хуҗалык кредиты алган.

Яңа Кади җирлеге салымнар җыю, үзсалым акчаларын җыю һәм файдалану буенча башкаларга үрнәк. Халык өмәләрдә актив катнаша. Урамнарны яңа яктырткычлар яктырта, зиратлар чистара бар. Утыз Имәндәге “Чәчәкле алан” чишмәсен бик матур, ял паркы сыман иткәннәр.

Проблемалар да бар инде. Буш йортлар күп. Кайберәүләр чүп-чарны тиешсез урынга ташлый. Һаваны пычратуга юл куябыз. Эчеп-исереп йөрүчеләрне дөрес юлга бастыру авыр.

Утыз Имән үзешчәннәре сәхнәдә дә сер бирмиләр, районда үтүче фестивальләрдә алар гел лидерлар арасында. “Шаяннар һәм тапкырлар” клубының беренче район фестивалендә бу  җирлек командасы җиңүче булды. Утыз Имән театры хәзер югары титуллы – татар халык театры статусында. Монда, сүз дә юк, җирлек башлыгы Мингәрәй Әминовның роле зур – коеп куйган артист, спортчы ул, бөтен җирдә үзе алда. Төп эшен дә оста оештыра, башкарып булырдайны булдыра,  барын да юллап тора, актив, максатчан җитәкче. Таянырдай кешеләре бар. Аларга, иң күп сөт тапшыручыларга, җәмәгать эше активистларына да бүгенге җыен азагында истәлек бүләкләре тапшырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев